Завод халкы хәрби диңгезчеләр традицияләрен хөрмәтли
Хәрби-диңгез флоты гомер- гомергә тамырлары белән борынгы заманнарга барып тоташкан традицияләре һәм йолалары белән данлыклы.
Бөтен флот тарихында иң төп һәм аеруча саклана торган традиция ул хәрби корабльләрне изгеләндерү. Гасырлар дәвамында корабльне суга төшерер алдыннан изгеләндерәләр һәм күк яклаучысын сайлыйлар. Диңгезчеләр ышануынча, әгәр бу йола үтәлмәсә, корабльне бәхетсезлек көтә.
Яшел Үзән корабль төзүчеләре диңгез традицияләрен хөрмәтли һәм саклый. 18 июльдә, Россия Хәрби-диңгез флоты көне алдыннан «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе АҖ («АК Барс» холдинг компаниясе акционерлык җәмгыяте кампанияләре төркеме) составына кергән «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыятендә Казан һәм Татарстан митрополиты, владыка Феофан 21631 проектындагы «Орехово-Зуево» ракеталы кече корабльне изгеләштерде.
Әлеге тантанада Казан епархия идарәсе секретаре протоиерей Владимир Самойленко, IКазан округы благочинные протоиерей Алексий Чубаков, Яшел Үзән округы протоиерее Святослав Мирганиев, рухани Кирилл Казанский мосафирханәсе настоятеле архимандрит Игнатий (Григорьев), корабль экипажы, генераль директор Александр Карпов җитәкчелегендәге предприятие җитәкчелеге вәкилләре һәм завод хезмәткәрләре катнашты.
Ракеталы кече корабль палубасында догалар укылгач, Казан һәм Татарстан митрополиты владыка Феофан ходовой рубкага һәм каюталарга изге су бөркеде, барлык сынаулардан соң «Орехово-Зуево»да күтәреләчәк Андреевский флагны изгеләштерде.
Тулы язма газетаның җомга санында (№54).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев