Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Зарыгып көткән күпер ачылды!

Яшел Үзәндә Новостроительная һәм Озерная урамнарын тоташтыручы, тимер юл аша күпер- юлүткәргечне реконструкцияләү билгеләнгән срокларда тәмамланды һәм 23 август көнне тантаналы ачылып, рәсми рәвештә куллануга тапшырылды.

Ике ел элек әлеге күпер авария хәлендә булу сәбәпле ябылганда, аның әйтелгән срокта әзер булачагына бер яшел үзәнле дә ышанмагандыр, мөгаен. Чөнки, гадәттә, бездә бит шулай: бер төрле вәгъдә итәләр, ә аның үтәлеше – суга сәнәк белән язылган.

Тимер юл бүлгән юлны өстән тоташтыручы бу күпер, шәһәребезнең «аскы» – сәнәгать өлеше белән «өс ке» өлеше арасында машиналар агымының тотрыксыз хәрәкәтләнүен тәэмин иткәнлектән, аның ике ел дәвамында ябык булуы халыкка бик күп уңайсызлыклар тудырды. Инде хәзер, шөкер, үзәк урамнарда заводларга эшкә агылучы машиналар саны да кимер, 1нче номерлы автобус да элекке маршрутына кайта.

Яңартылган, металл пролет корылмалары Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында эшләнгән күпергә килгәндә, анда тимер юллар кисешүендә булырга тиешле куркынычсызлыкның барлык таләпләре дә тәэмин ителгән. Биредә югары дәрә җәдә тотрыклы киртәләр һәм култыксалар урнаштырылган, яктырту цинкланган металл баганаларда җиһаз ландырылган, күпер асты габариты таләпләргә туры килә. Юлүткәргеч авто транс портның максималь йөкләнешенә исәпләнгән, ян-ягында, тирә-юньгә тискәре йогынтыны киметү өчен, су туплагычлар ясалган, кырыйларындагы җирләргә үлән чәчелгән.

Күпер төзелешендә өч катламнан торган яңа типтагы гидроизоляция кулланылган. Мондый материал системасы металл конструкцияләрне дым үтеп керүдән генә түгел, ә коррозиядән дә озак вакытка саклауны тәэмин итә.
Ремонтлауга республика бюджетыннан 700 млн сум бүлеп бирелгән, озынлыгы – 243,5 метр, машиналар йөрү өлешенең киңлеге – 9 метр, һәрберсе 1,5 метрлы ике тротуары булган яңа күпер-юл үткәргечнең ачылу тантанасында Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьевтан кала, Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан Рес публикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Усманов, «Главтатдортранс» ДКУ директоры Эдуард Данилов, «Татарстан Республикасы күперләре» АҖ генераль директоры Ринат Мухьянов һәм башкалар катнашты.
Шәһәр халкы бу юл участогын ачуны бик көтте, чөнки ул тимер юл вокзалына кадәр юлны шактый кыскарта, шулай ук Яшел Үзән сәнәгать зонасында транспорт логистикасы мәсьәләләрен киметә. Ниһаять, 23 август көнне юл үткәргеч буйлап беренче автомобильләр узды.

Бүген, Республика көне алдыннан без бик мөһим инфраструктура объектын ачабыз. Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевичка һәрьяклап ярдәм иткәне өчен зур рәхмәт. Ышанам, бу юлүткәргеч дистә еллар хезмәт итәчәк! – дип билгеләде шәһәр мэры Михаил Афанасьев.
Форсаттан файдаланып, күпер төзелешенә тырыш хезмәт өлешен керткән биш кешене район башлыгының Рәхмәт хаты белән билгеләделәр.
Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры күпернең йөз ел дәвамында хезмәт күрсәтүен теләде һәм традиция буенча тырыш хезмәтләре өчен Данил Әхмәтшинга, Артур Батталовка, Артем Горшковка, Евгений Карсаковка, Надежда Тырыгинага Рәхмәт хатларын тапшырды.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, шулай ук, юлүткәргечнең Яшел Үзән өчен генә түгел, сәнәгать объектлары белән тоташтыручы буларак, гомумән респуб лика өчен дә әһәмиятле булуын билгеләде.

– Әлеге шатлыклы вакыйга белән барлык яшел үзәнлеләрне, төзүчеләрне, подрядчикларны һәм кунак ларны котлыйм! Бу юл артериясе шәһәр халкы, биредә урнашкан зур сәнәгать предприятиеләре һәм авыллар өчен дә бик мөһим. Иң элек бу юл уңайлык, тизлек, Яшел Үзән районының алга таба үсеше һәм иң мөһиме – иминлек. Иске күпер болар белән тәэмин итәрлек хәлдә түгел иде, – диде министр.

Бу күпернең ачылуы, чынлап та, барлык яшел үзәнлеләр өчен зарыгып көтелгән вакыйга. Ул бик күп кешегә уңайлык тудыра, вакытны экономияли. Исән-имин озак еллар рәхәтен күрергә булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев