Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Зарланудан туктап, дусларсыз калдым

...Минем мәктәптә укыганда ук тыгыз аралаша торган төркемем бар иде.

Без бик күптән дуслар, тик соңгы елларда безне очрашуларда уртак кызыксынулар түгел, ә тирә-юньдәгеләрне битәрләү һәм гаепләүләр берләштерә иде. Еш кына без аралашу өчен бергәләшеп кафеларга кереп утырабыз һәм анда һәрберебез тормышыннан, иреннән, хатыныннан, эшеннән һ.б., һ.б. зарлана...

Бу мине туйдыра башлады. Бер юлы дәшми генә барысын да тыңлап утыр­гач, болай яшәргә теләмәгәнемне аңладым. Гомер бер генә һәм аны бары тик җомга көнне кич белән дусларыңа канәгатьсезлегеңне җиткереп, алардан синең яклы булып әйткән сүзләрен ишетү һәм кабат шул сазлыкка чуму өчен генә яратмаган эшеңә һәм яратмаган кешеләреңә багышлау ярыймы инде?!

Кулыма килеп эләккән рәхмәтле була белү турындагы китап миңа бәхетле тормышның гади серләрен ачты һәм мин шуларга таяна башладым. Тормышым могҗизалы рәвештә үзгәрә, ә үземне атнадан атнага бәхетлерәк тоя башладым, чибәрләнеп киттем. Дусларым да миндәге бу үзгәрешләрне күрми калмады, әмма мин алар белән бу хакта сөйләшүдән курыктым, чөнки күрешеп торыр­га гадәтләнгән кешеләрсез калачагымны аңладым. Тик сөйләшү иртәме-соңмы, барыбер булачак иде, мин аны суздым гына.

Без яраткан кафебызга кереп утырдык. Әкренләп төркемебез ун кешегә җитте. Ике өстәлне тоташтырыр­га туры килде, заказ бирдек һәм түгәрәк буенча зарлану китте. Әмма мин, аларның зарларын җөплисе һәп куәтлисе урынга, монда барыбызга да елап утырганчы, проблеманы ничек чишеп булуы турында сөйләдем. Алар бит киңәш сорый, ә мин аны бирәм, аптырарлык нәрсә юк.


Миләүшә егетенең тираниясеннән туюы, гарык булуы һәм аның белән булырга теләмәве турында сөйләгәч, мин аның белән араларын өзәргә яки мөнәсәбәтләрен җайларга киңәш иттем. Ә ул миңа акылдан язган кешегә карагандай күз салды да, ташларга җыенмавын, чөнки аны якын күрүен әйтте. Мин аның бу проблемасын ай дәвамында атна саен кабатлавын, әмма аны чишү өчен бернәрсә дә эшләмәвен искәрттем. Миләш мыгырданды, ләкин ул кичтә башка егете турында искә алмады.


Илсур яңа таләпләр куйган дуамал җитәкчесеннән зарланды. Аны эшендә күтәргәннәр һәм таләпләр дә арткан. Мин аңарга вазифасына туры килү өчен белемен арттыру өстендә эшләргә нәрсә комачаулавын сорадым, ә ул, аның кадәр тырышырлык түләмиләр, дип җавап бирде. Алайса нигә эшеңне алыштырмыйсың, диюемә, иреннәрен кысты да, калганнар белән күз карашып алды. Мин ул кичтә мондый негатив компаниядә башка булырга теләмәвемне аңладым.


Безнең шалтыратышулар сирәгәйде, Гөлүсә киләсе җомгада очрашу булмаячагы турында язып җибәрде. Мин моңа тыныч карадым, эштән соң җәяү йөреп керергә чыгып, ерак түгел кафедан чәй эчәргә десерт алырга булдым. Кич җылы һәм рәхәт иде. Бер сәгать тирәсе йөргәч, кафега керсәм, исем китте, анда безнекеләр җыелышып утыра иде. Гөлүсә мине күреп алды да, күзен аска төбәде. Барысы да бер берсенә карашып алдылар, карашларын кая куярга белмичә, мыгырдашып исәнләшкән итенделәр. Мин, күк­рәгемдә авырту тойсам да, җилкәләремне генә сикертеп алдым.

Без бит дуслар идек! Зарланмый башлап кына мин аларның дусты булудан туктадыммы икәнни?! Минем бик тә хәтерем калды. Бер тартма эклер алдым да, чыгып киттем. Подъездга кадәр күз яшьләрем үзләреннән үзләре акты. Йөрәгем әрнеде. Мин аларны гаепләмәскә тырыштым. Ә инде өйдә, аның кадәр борчылырлык бернәрсә дә булмавын аңладым. Мин бары тик алар өчен «жилетка» булудан туктадым, алар мине үзләренең, рәттән бөтен нәрсәгә зарланырга яраткан, ябык клубларыннан сызып ташлады.

Ноутбугымда Дисней әкиятен кабызып, җайлап утырдым да, эклер белән тәмләп чәй эчә-эчә, карадым. Башкаларның бетмәс негативыннан, зарларыннан башка шундый рәхәт кич булды ул.

Шуның киләсе атна җомгасында мине кабат чакырдылар, тик мин үзем баш тарттым – аларны тыңлаганчы, өйдә ялгыз булуны өстенрәк күрдем. Алай да өйдә утырмадым, кинога барырга булдым. Аннан чыгып, әкрен генә атлаганда бер егет килеп сүз катты. Аның белән төн уртасына кадәр шәһәр буйлап сөйләшеп йөрдек. Шуннан бирле минем җомга кичләрем бик кызыклы үтә башлады! Моңа кадәр ул авыр һәм эчпошыргыч, кафедан соң урынга ятып, елыйсылар килә иде.

Ә хәзер мин һәр яңа мөмкинлеккә шатланам. Алмаз белән безгә бергә бик тә «комфортно». Теге кичне кинога барырга уйлавыма сөенеп туя алмыйм. «Дусларым» белән утырган булсам, бәхетемне дә очратмый кала идем. Ә теге компания хәзергәчә шулай җыелышып бер-беренә зар түгә, тормышка зарлана. Аларның кайчан да булса шул сазлык­ларыннан чыгып, тормышка башка күз белән карый башлауларын телим.

Гомумән, беркем белән дә шулай тыгыз аралашып, үзең турында сөйләргә кирәкми. Тыштан синең өчен борчылган булып күренсәләр дә, чынлыкта уңышсызлыкларыңа сөенеп кенә утыралар. Бәхет тынычлыкны ярата, диләр, бу чынлап та шулай.

Сәлам белән, Яшел Үзәннән Альбина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев