Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Зарланмыйк, юк-барга балаларны орышмыйк, барына шөкер итеп яшик

#әйтәмәле

Телевизордан авыру балаларга акча җыю хакында еш сөйлиләр. Иии, йөрәгем өзгәләнә дә инде шушы сабыйларны күреп.

Шулчак үз-үземне сүгеп тә куям. Гел нидәндер гаеп табып, юк-барга ризасызлык белдерәбез, акча җитми дип зарланабыз, мәктәптән начар билге алып кайтсалар, тавыш куптарабыз. Менә боларның барысы да, авыру балалар тәрбияләүчеләрнең хәле белән чагыштырганда, чүп бит, чүп кенә. Бөтен кешегә дә профессор булырга димәгән, һәркем дә математиканы су урынына эчми.

Иң мөһиме – балаларыбыз бу тормышта кеше булсыннар да, сәламәтлектән Ходай аермасын дип теләргә кирәк! Ул әле мәктәптә начар укыганнар, киресенчә, киләчәктә үз урынын табып, менә дигән итеп яши. Андый мисаллар тирә-юнебездә бик күп. Кыскасы, әйтәсе килгәнем шул иде, кызлар, зарланмыйк, юк-барга балаларны орышмыйк, барына шөкер итеп яшик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев