Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Зәринә Хәсәншина төрек сериалы йолдызы кебек чибәр «сөйгәнен» күрсәтте

***

Җырчы Зәринә Хәсәншина социаль челтәрләрдә интрига ясады. Шәхси тормышын артык күрсәтмәүче җырчы бер чибәр егетне кочаклап төшкән фотосын урнаштырды һәм җырыннан: «Мәхәббәтең үрмәгөлдәй йөрәгемә үрелә», –дигән юллар язды.

Виртуаль дуслары исә шунда ук «бу егет – Зәринәнең сөйгәне» дигән фикергә килгән. «Никах кайчан?» дип сораша башлаганнар, «Зәринә, килешеп торасыз, ычкындырма», дип, киңәшләр дә биргәннәр. Зәринә белән аның «сөйгәнен», «Эда Йолдыз һәм Серкан Болат» дип, төрек сериалы геройларына охшатучылар да булган.

Егетнең кем булуын танырга тырышучылар да аз түгел. Мәсәлән, алып баручы Зәмирә Рәҗәпова: «Сез дә егетне берничә тапкыр зурайтып, якынайтып карадыгыз бит инде, әйеме?» дип, егетнең кем булу белән кызыксынуын яшереп маташмаган.

«Әниең бәхетледер инде», – дигән бер кыз, әнисе Фәнисә апаны искә алып.

«Бәрәңге алырга алып кайтасың инде», – дигән тагын берсе. «Мондый егетләрне бәрәңге алырга алып кайтмыйлар инде», – дип каршы төшкән аңа икенчесе.

«Матур клип төшерәсең, Зәринәкәй! Көтәбез», «Бу егет клип өчен, миңа калса», – дип, эшнең нәрсәдә икәнлеген чамалаучылар да бар.

Виртуаль дуслары арасында да Зәринәне яратып йөрүчеләр бардыр әле. «Күңел» радиосында алып баручы булып эшләүче бер егет: «Ярар, яме…» – дип үпкәләгән әнә, Зәринәне читләр белән күреп.

 

Чыганак:Интертат: иң популяр татар сайты
Фото: социаль челтәрләр

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев