Закон җиһазлар кулланып, тавыш рекламасын таратуны тыя
«Әйтәм әле» рубрикасына килеп ирешкән хәбәр.
Кышкы киемнәр сатучы бер сәүдә үзәге безнең шәһәргә килгән. Сатсыннар, бер сүзем юк. Тик Комсомольская урамында көнозын сөйләп торган рекламалары үзәккә үтте инде. Тәрәзә ачар хәл юк, гел шул бер балык башы. Җитмәсә, бер көнлек акция икән, өлгерергә кирәк. Бер көн дигәннәре атна буена сузылды. Белгәнемчә, закон җиһазлар кулланып, тавыш рекламасын таратуны тыя. Болар канунны белми, әллә белергә теләми.
Кадерле укучыларыбыз! Сез дә, борчыган проблемаларыгыз турында 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев