Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Загородная урамын танырлык түгел

Загородная урамы - Яшел Үзәннең көнбатыш өлешендә, асылда, аерым урнашкан кечкенә микрорайон.

Озак вакытлар кайчандыр чәчәк аткан ведомство бистәсе (“Междуречье” комбинаты тарафыннан хезмәт күрсәтелә, хәзер инде ул ябык) хакимият игътибарыннан читтә калган иде.

Монда берничә авария хәлендәге йортлар җимерелгәч, такшландык хәл аеруча сизелде.

Быел исә бирегә «Безнең ишегалды» Президент программасы гамәлгә ашырылды. Зур эшләр башкарылды - өч күпфатирлы йорт тирәсен төзекләндерделәр.

Соңгы стадиядә юл төзүчеләргә җирле халык та кушылды, җирле территориаль иҗтимагый үзидарә көче белән берничә шимбә һәм якшәмбе өмәләре оештырылды.

Хәзер урамны танып та булмый, ул икенче яңарыш кичерә.

Юрий Тагоров Фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев