Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Йөзә торган йортлар

«А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» йөзә торган йортлар төзергә уйлый. Байларга ял итү өчен төзелә торган йортларның бәясе 40 млн сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Ил президенты Владимир Путин оборона заводларын конверсияләү бурычын куйды. Завод моңа шактый экстравагант юл белән - ракета куелган корабльләр белән бергә йөзә торган йортлар төзеп ирешмәкче. «Иртәме-соңмы мондый йортларга ихтыяҗ булачак. Россиядә бүген гражданлык суднолары төзи торган заводлар юк диярлек. Гражданлык тематикасы буенча без пионерлар кебек барабыз: сыегайтылган газда эшләүче тиз йөрешле теплоходлар төзеп карадык, менә шушы йортларны төзү турында хыялланбыз.. Кыскасы, без әлегә эзләнүдә», - диде заводның генераль директоры Ренат Мистахов республика журналистларына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев