Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Юрист һәм икътисадчы фермер була аламы?

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр халык телендә.

Ике югары белеме булган яшь, яңа идеяләр белән янып яшәүче Булат Җиһаншин турында сүзем. 25 яшь кенә булуына карамастан, Олы Яке авылы җирлегендә фермерлык хуҗалыгын булдырган ул. «Хайбрид Конвертер» токымлы меңләгән күркә үстереп, ерак шәһәрләргә озата.
Фермада хезмәт кую һич тә җиңел түгел. Хезмәте каты - җимеше татлы, диләр бит. Дөрестән дә, эштән керем аласың килсә, маңгай тирен хәйран түгәргә туры килә мондагы эшчеләргә. Күркә үстерү түземлеген дә, хезмәтен дә җитәрлек таләп итә. Эшчеләр белән уртак тел табып (алар биредә алтау), аңлашып, бердәм булып эшләгәндә генә, куелган максатка ирешеп буладыр ул. Биредә дә шундый атмосфера хөкем сөрә.
Булат тумышы белән Мамадыш районыннан. Бүгенге көндә Грузинка авылында яши. Ул иң кирәкле - икътисадчы һәм юрист һөнәрләрен үзләштергән. Яшь фермерга, кызыксынып, берничә соравымны да бирергә ашыктым.
- Олы Яке авылында гөрләп эшләүче күркә фермасын төзү җиңел булмагандыр. Эшне нидән башладыгыз?
- 2012 елда беренче корпус төзелгән иде, бер елдан биредә эш башланды. Монда ут та, су да юк иде. Яз көне утын суздык, су борауладык, җиһазларны кайтардык. Һәм шул ук елның җәендә беренче партия чеби алып кайттык. Бу эшнең бер җаена төшкәч, фермер хуҗалыгын җәелдерергә уйлап, 2014 елда икенче ферма салынды. 2015 елда исә тагын ике ферма төзелде.
Гөлүсә Зарипова.
Олы Яке

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев