Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Юность һәм Ленин урамы чатындагы 51нче йорт янында «Игътибар-балалар» профилактик чарасы кысаларында «Имин юл аркылы чыгу урыны» акциясе үткәрелде

ЧарадаТР Яшел Үзән муниципаль районының «Әтиләр Советы» секретаре А. С. Попов, Яшел Үзән шәһәре Советы депутаты И.В. Фесенко, «Бердәм Россия» партиясенең Яшел Үзән җирле бүлегенең әйдәп баручы белгече А. А Горшенина һәм башкалар катнашты.

Акция җәяүлеләр арасында юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау эшенә актив гражданнарны җәлеп итүгә, юл хәрәкәтендә катнашучыларның үз-үзләрен тоту культурасын күтәрүгә юнәлдерелгән. Оештыручылар гражданнарга бары тик җәяүлеләр өчен генә юл аркылы чыгу кирәклеге турында искәрттеләр һәм тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылык кайтаручы элементлар булырга тиешлеген аңлатты.

Барлык катнашучыларга да чараны оештыручылар тематик белешмәлекләр тапшырдылар.
Яшел Үзән ЮХИДИ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев