Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2016 елга юл эшләре программасын раслады.
Әлеге программа кысаларында Яшел Үзән районына 2016 елда юлларны реконструкцияләү, автомобиль юлларын тоту, күперләрне карау өчен 355 291 512 сум бүлеп бирелгән. Һәм шушы акчага район җитәкчелеге түбәндәге эшләрне башкарырга планлаштыра:
«Зөя кала-утравы» тарихи-архитектура музей-тыюлыгында автомобиль юлы салу һәм реконструкцияләү. Причалга килә торган юлны төзү. Автомобиль юлы 1242 метр, бәясе - 26 679 304 сум;
Яшел Үзән шәһәре Зеленый Дол станциясенең 758 км ында тимер юл аша чыга торган юл төзелеше. Эшнең бәясе - 170 000 000 сум;
Карамалы Тау - Албаба станциясе арасындагы 27+137 - 29+250 км гомуми озынлыгы 2,113 км автомобиль юлын ремонтлау. Эшләрнең бәясе - 22 360 924 сум;
Олы Ачасыр - Кече Ачасыр арасындагы 2,620 км озынлыгындагы юлга асфальтбетон катламын салу. Эш бәясе -18 595 410 сум;
Зур Ключи - Уразлы автомобиль юлы төзелешенең беренче этабына 15 000 000 сум бүленәчәк.
Татар Исламына керүче 1,960 км озынлыктагы автомобиль юлын асфальт-бетон белән каплау өчен 28 626 874 сум бүленәчәк.
Яшел Үзән районы аша региональ әһәмияттәге юлларны карап тору өчен 74 029 000 сум каралган.
Болардан кала, 2016 елда тагын өч республика программалары буенча эш алып барырга җыеналар.
1. «Юл фонды» программасы буенча муниципалитет җирле әһәмияткә ия булган юлларны норматив хәлгә китерә ала. Ишегалларын, тротуарларны да шушы программа нигезендә тәртипкә китерергә мөмкин булачак. Әлеге программаны тормышка ашыру өчен безнең районга 32,2 млн сум акча кирәк.
2. «ЩПС» программасы исә юлларга таш һәм ком җәю мөмкинлеге бирәчәк. Моның буенча 47 млн сум зарур.
3. «Асфальтка - асфальт» программасы буенча исә, исеменнән үк аңлашылганча, сафтан чыккан асфальт юлларга яңадан асфальт җәю каралган. Шушы программаны тормышка ашыру өчен 50 млн сум таләп ителә.
Бүгенге көндә программалар төзелгән һәм Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына раслау өчен җибәрелгән. Раслау процедурасы төгәлләнгәч, юл эшләре исемлеге Яшел Үзән муниципаль район сайтында урын алачак.
Гүзәл Минһаҗева.
Нет комментариев