Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Юлда сак булыгыз!

Сыйныф сәгатьләре, төрле бәйгеләр, викториналар үткәрү – мәктәп тормышы өчен гадәти хәлләр дисәм дә була. Чөнки уку, белем алу белән беррәттән тәрбия эшләре дә даими алып барыла.

Әйшә урта мәктәбендә «Юлда дөрес йөрү кагыйдәләре» атналыгы кысаларында төрле чаралар үткәрелде. Мондый чараларга укучылар үзләре дә бик теләп катнаша. Беренчедән, юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерсәләр, икенчедән, аларны тормышта куллану очракларын ныгыталар. Бигрәк тә «Баланы юл аркылы дөрес чыгару», «Баланы машинада дөрес утыртып йөрү», «Күрәм һәм «Рәхмәт» әйтәм» акция ләренә күбрәк игътибар ителде. Чөнки юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү – һәрберебезнең бурычы. Ул тормы шыбыз ның актуаль темасы булып тора бит.
Һәрвакыт игътибарлы булсак, тиешле кагыйдәләрне үтәсәк, юлларыбызда күңелсез хәлләр дә азрак булыр иде.

Эльвира Бачкова,
Әйшә мәктәбенең туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев