Юлда фаҗига
12 апрельдә Йошкар-Ола - Яшел Үзән юлында «ВАЗ-21110» автомобилен йөртүче 35 яшьлек ир мотоблокны буксирга алган.
Ә мотоблокка 37 яшьлек ир утырган булган. Алар Новочувашское авылына таба борылганда юл тигез булмау сәбәпле мотоблок кинәт ауган. Нәтиҗәдә мотоблок пассажирының башы нык җәрәхәтләнгән. Аны Яшел Үзән район үзәк дәваханәсенә китергәннәр. Берничә көннән соң ир алган җәрәхәтләреннәг терелә алмыйча җан-тәслим кылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев