Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Юл йөрү кагыйдәсен – кечкенәдән

Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре балалар учреждениеләрендә юлларда йөрү кагыйдәләрен аңлату буенча чаралар уздырып тора.

Бу юлы бүлек инспекторы Ольга Петрухина юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесенең Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Зөлфия Шакирова белән 14нче лицейның 2нче сыйныф укучылары белән очрашты.
Алар әлеге мөһим әңгәмә барышында балаларга юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә, юлларны аркылы җәяүлеләр өчен билгеләнгән урыннардан гына чыгарга кирәклеге турында сөйләде, юл билгеләренең әһәмиятен искә төшерде. Тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылык кайтаручы элементларны тагып йөрү турында кисәтелде. Шулай ук, оештыручылар әлеге тематика буенча балаларга кызыклы видеофильм да күрсәтте.
Әңгәмә ахырында балаларга яшь җәяүле белешмәлекләре, ә интернет-викторинада катнашучыларга дипломнар һәм яктылык кайтаручы элементлар белән истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Гадәттә, укучыларга мондый формадагы очрашулар бик ошый һәм хәтерләрендә озак саклана. Аларның киләчәктә юл йөрү кагыйдәләренә игътибарлы булып калачакларына хәзер шик юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев