Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Юл-транспорт кагыйдәсен бозган өчен билгеләнгән штрафны түләмәгән өчен җаваплылык каралган

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча ЮХИДИ бүлеге искә төшерә: РФ КоАПның 32.2нче маддәсенең 1нче өлеше нигезендә административ штраф җаваплылыкка тартылган зат тарафыннан штраф салу турындагы карар законлы көченә кергәннән алып алты көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш.

Билгеләнгән срокта административ штрафны түләмәү аның суммасының ике тапкыр, әмма бер мең сумнан да ким булмаган күләмдә артуына яки унбиш тәүлеккә административ кулга алынуга китерә, шулай ук илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр кебек җәза төре кулланылырга мөмкин.

2022 елның гыйнварында полиция хезмәткәрләре тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга карата билгеләнгән срокта штраф түләмәүчеләргә 22 административ материал төзелгән. Әлеге эшләрне карау нәтиҗәләре буенча судлар 10 карар чыгарган. Штрафлардан качып йөрүче автомобиль йөртүче транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан вакытлыча чикләнергә мөмкин. РФ Административ хокук бозулар кодексының 17.17нче маддәсенә ярашлы рәвештә, транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан вакытлыча чикләүне бозу илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр билгеләнүгә яки бер елга кадәр махсус хокуктан мәхрүм итүгә китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев