Яшәеш
Юл һәлакәтендә зыян күрүчеләрнең саны 30дан артты
Ханты-Мансийски автоном округында булган юл һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күрүчеләрнең саны 34кә җитте, аларның 27се балалар булуы турында хәбәр итә, ТАСС.
Соңгы мәгълүматлар буенча, 12 кешенең һәлакәт урынында ук гомере өзелгән, үлүчеләрнең 10сы - балалар. 19 кеше хастаханәдә дәвалана, 12 кеше - шул исәптән 11е - балалар, һәм бер өлкән кеше реанимациядә ята, аларның хәле бик авыр дип бәяләнә.
Фаҗига кичә, 16:00 сәгатьтә Ханты-Мансийски - Төмән трассасының 926нчы километрында булган. Ханты-Мансийскидан Нефтеюганскига акробатика ярышыннан кайтып килүче балалар утырган автобус ике җиңел машина һәм бер йөк машинасы белән бәрелешкән.

Бүген Ханты-Мансийски атоном округында матәм көне игълан ителде.
Чыганак - Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев