Юл корбаннарын искә алу – (фотолар)
ДТПлардан ел саен җир йөзендә бер шәһәр юкка чыга.
Россиядә һәм шулай ук башка илләрдә ноябрьнең өченче якшәмбесендә юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучыларны искә алалар.
ООН Генераль Ассамблеясе резолюциясе белән ноябрьнең өченче якшәмбесе Бөтендөнья ДТП корбаннарын искә алу көне итеп раслаган. Быел бу матәм датасы 20 ноябрьгә туры килә. Бу югалтулар, кайгы һәм хәсрәт тулы көн.
Ел саен дөньяда юл-транспорт фаҗигаләрендә 260 000нән артык кеше һәлак була, 10 миллионга якыны төрле җәрәхәтләр алып гомерлеккә инвалид булып кала. Шулай итеп, гомумән алганда, ел саен җир йөзеннән бер шәһәр юкка чыга.
Яшел Үзәндә 2016 елның 10 аенда 101 ДТП теркәлеп, аларда 13 кеше һәлак булган, 131е җәрәхәтләнгән. 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 10 юл-транспорт фаҗигасе чыгып, аларда 10 бала имгәнгән.
Безнең һәркайсыбыз, көн саен, юл хәрәкәтендә катнаша. Өйдән чыкканда беребез дә юл корбаны булырмын, машина тәгәрмәче астына эләгермен дип башына да китереп карамый. Шул ук вакытта бер генә машина йөртүченең дә үз теләге белән юлда фаҗига чыгарасы килми. Бу чынлап та шулай.
Әмма фаҗигаләрнең күбесе кешеләрнең үзләренең гаебе белән чыга. Кагыйдә үтәмәү, кемгәдер юл бирмәү, юл йөрү тизлеген арттыру, ваемсыз булу - боларның барысы да фаҗига чыгуга китерергә мөмкин. Юллар хаталануларны яратмый.
ДТПларда һәлак булучыларны искә алып без иң мөһим нәрсәне онытырга тиеш түгел: иң кыйммәтлесе - кеше гомере. Әйе, булганны төзәтеп булмый, әмма без шулардан чыгып нәтиҗә ясарга, фаҗигаләрне булдырмаска өйрәнергә тиеш. Юллардагы акылсызлыклар, ваемсызлык бары тик үзебездән генә тора. Бу хакта кайгы көнендә генә түгел, һәр көнне без онытырга тиеш түгел.
Киң җәмәгатьчелекне юл хәрәкәте иминлеге проблемасына җәлеп итү максатыннан чыгып, Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге агымдагы елның 14 ноябреннән алып 20 ноябрьгә кадәр чаралар комплексы уздыра. Шуның кысасында 16 ноябрьдә механика көллиятендә "Краш-курс" акциясе узып, яшьләргә "Тормыш кагыйдәләре" турында сөйләнде. 18 ноябрьдә, ЮХИДИ җитәкчесе Яшел Үзән медицина көллияте студентлары каршында кызыклы лекция белән чыгыш ясый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев