Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Юл казаларын кисәтү файдалы

10 апрельдә иртән-иртүк ЮХИДИ хезмәткәрләре Зур Ключи авылының Волостнов урамында тикшерүгә чыккан.

- Юл казаларын алдан кисәтү иң файдалы чара, - дип аңлата бу уңайдан ЮХИДИ җитәкчесе Рамил Идиятуллин. - Һәр рейдтан соң мин аларның юкка уздырылмавына инанам. Рейд барышында 14 хокук бозу очрагына чик куелды.

"Лада-Калина" автомобилен йөртүче 42 яшьлек ир һәм "Лада-Гранта" йөртүче 40 яшьлек хатын балаларын машинага махсус җайланмасыз утырткан булган. Хәзер аларның һәркайсына өчәр мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Биш машина йөртүченең автомобильләрен тиешле тәртиптә страховкаламавы ачыкланган. Бу очракта саран ике тапкыр түли дигән гыйбарә бик тә килешеп тора: экономия ясау аларны штрафка китергән, ә ДТП чыккан очракта потенциаль чыгымнар да чыгарган булыр иде.

"ВАЗ-21074"не йөртүче 22 яшьлек егеткә алгы тәрәзәләрен тонировкалаган өчен 500 сум штраф салганнар.

- Рейдта 26 яшьлек ир йөрткән "Киа" автомобилен җәяүлеләр чыга торган урында юл чыгучыга өстенлек бирмәве аркасында туктатканнар, - дип сүзен дәвам итә Рамил Идиятуллин.-ДПС инспекторы моның өчен административ материал тутырган вакытта аның элеккеге штрафын да түләмәгәнлеген ачыклаган. Юл кагыйдәсен бозучыга карата тагын бер материал чыгарылып, аны мировой судья карады. Штрафын түләмәгән өчен аңа хәзер өч төрле җәзаның берсе каралган: штраф суммасын арттыру, йә булмаса 15 тәүлеккә кадәр арест салыну яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә җибәрелү. Югарыда әйтелгән күңелсезлекләр, көтелмәгән чыгымнар, Аллаһ сакласын үлем-китемнәр булмасын өчен закон чигеннән чыкмавың хәерле. Моны автомобильчеләр онытмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев