Юл кагыйдәсен үтәмәсәң
15 февральдә Силикат заводына бара торган юлда (Воронино авылы тирәсендә) ике автомашина бәрелешкән.
Якынча мәгълүматларга караганда, "ВАЗ-21099" автомобилен йөртүче Казанда яшәүче 35 яшьлек ир Осиново бистәсе ягыннан килгәндә машинасын каршы юнәлешкә чыгарып, каршыдан килүче "Тойота-Ланд-Крузер" белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә "ВАЗ" йөртүченең үзенең башы җәрәхәтләнгән, кулы, ике боты сынган. Аны Яшел Үзән район үзәк дәваханәсенә госпитализацияләгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев