Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Юл кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде

Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән юл йөрү кагыйдәләренә кайбер үзгәрешләр кертелде. Аерым алганда ул автомобиль юлларында йөрүче мотоциклчыларга һәм яңа машинада йөри башлаучыларга (йөрү стажы 2 елга кадәр) кагыла.

Хәзер яңа йөри башлаган автомобильче башка төр транспорт чараларын буксировкага ала алмый. Шулай ук мопед һәм мотоцикл йөртүчеләр йөрү стажы ике елга тулганчы пассажирлар йөртү хокукыннан мәхрүм. Болардан тыш, тану билгеләре булмаган транспорт чарасын йөртү тыелган.
Әгәр дә шушы билгеләр булмаса, транспорт чарасы хуҗасына 500 сум штраф яный.
Яшел Үзән ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин.
- Шуңа да игътибар итегез, әлеге билгеләр законсыз куелган очракта, инвалидлык билгесеннән кала, җәза каралмаган. Мәсәлән, сез «Шипы» билгесен куеп, аның белән ел буе йөрисез икән, ул закон бозу булып исәпләнми. «Начинающий водитель» билгесе белән дә шулай, пенсиягә чыкканчы йөрергә була.
Тагын бер мөһим искәрмә бар: яңа йөри башлаган машина йөртүчеләр автомобильдәге «Начинающий водитель» билгесенә бәйле түгел. Бу очракта, конкрет машина йөртүченең тәҗрибәсе генә мөһим. Мәсәлән, автомобильдән берничә кеше файдаланганда (әнисе һәм кызы) кызы яңа йөри башлаган булса, моны арткы бампердагы билге күрсәтә. Әмма бу билге икенче машина йөртүчегә чикләүләр куймый. Әгәр дә рульдә әнисе булса, ул билгене алмыйча да икенче машинаны буксировкага ала ала. Бу закон бозу түгел. Шундый ук ситуация кире тәртиптә дә булырга мөмкин. Әгәр дә буксировкага алынган автомобиль йөртүчесенең йөрү стажы ике елдан ким булса, бу машина йөртүчегә берьюлы ике штраф салынырга мөмкин (билге булмаган һәм буксировка кагыйдәсен бозган өчен). Шушы билгеләргә кагылышлы закон чынлап та гамәлгә керде һәм без беренче айда әлегә машина йөртүчеләрне таныштыру һәм кисәтү белән шөгыльләнәбез. Бу көнгә Яшел Үзәндә транспорт чарасында билгесе булмаган бер генә йөртүчегә дә штраф салынмады.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев