ЮХИДИ 266 тапкыр юл йөрү кагыйдәсе бозылган.
Шуларның 29ында матди зыян китерелгән.
7 машина йөртүче исерек килеш тотылган. 5 автомобильче штрафын түләмәгән булган.
Яшел Үзәннең Гоголь урамында иртәнге сигезләр тирәсендә инспекторлар 33 яшьлек ир-ат йөртүендәге «Порше Кайен» автомобилен туктаткан. Йөртүчесеннән алкоголь исе килеп торганга күрә, тикшерү узарга тәкъдим ителгән. Нәтиҗәдә, аңа карата РФ КоАПның 12.8нче маддәсенең 1нче өлеше нигезендә беркетмә төзелгән.
Королев урамында «ВАЗ 321102» автомобилен тикшерү өчен туктатсалар, йөртүчесе – 28 яшьлек ир-аттан аракы исе аңкып торган. Әмма ул медицина тикшеренүеннән баш тарткан. Машина йөртүчегә РФ КоАПның 12.26нчы маддәсенең 1нче өлеше буенча беркетмә төзегәннәр һәм эшен җәмәгать судына юнәлткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев