Югары Ослан районында юл-транспорт һәлакәтендә өч бертуганның гомере өзелә
Бүген төнлә Ульяновск трассасында кеше үлеменә китергән коточкыч юл һәлакәте була.
Югары Ослан ЮХИДИ начальнигы Альберт Борһанов хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте Казан - Ульян трассасының 29 чакрымында, Макулово авылыннан ерак түгел булган.
- Казаннан килүче “Нива” автомобилен йөртүче юл йөрү кагыйдәсен бозып, хәрәкәт өчен куркынычсыз тизлекне сайламыйча, каршы як юнәлешкә чыгып, “ Volvo FH TRUCK” йөк машинасына килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, “Нива” машинасын йөртүче һәм ике пассажиры – Кайбыч районының күп балалы гаиләсеннән өч бертуган һәлак була,- дип сөйли җитәкче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев