Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Ышану- ул үзе стратегия

Стратегия төшенчәсен, бик күп фикерләрне туплап ачыклау икәнен белсәк тә, аңламаучыларның барлыгы көннән-көн арта гына бара. Димәк, бу сүзнең, мәгънә ягына аңлатма бирергә кирәктер.

Кыска гына итеп әйткәндә - бу якын һәм ерактагы үсешне тәэмин итәрдәй ПЛАН – ПРОГРАММА! Бетте дә куйды. Шунысы, төрле темада һәм юнәлештә булырга мөмкин. Мәсәлән: хәрби хезмәттә, ягъни сәнәгатьтә (экономика); сәясәттә (политикада); рухи – иман (идеологиядә). Әгәр дә саный китсәң, бу төшенчәләрнең үз тамыр-тармаклары бик күп. Ә, бу өч төп юнәлештәге аңлатмага игътибар итсәк, 2008 елдан башланган экономик (сәнәгать) тоткарлыклар – тирән кризиска, ягъни политика (сәясәт), идеология (рухи) торгынлыкка китереп җиткерде. Югары дәүләт органнары - искечә идарә итә алмаса, ә түбән катлам - искечә яши алмаганын, көн-артыннан көн, раслап тора. Әмма иң куркынычы – рухи хәерчелек! Чөнки бүгенге тормышыбызда майлы ИПИебез - (экономика), Путиныбыз – (Власть) бар, ә боларга тиз арада, ягъни 10-15 ел эчендә уңай үзгәрешләр ясап төзәтеп тә була, ә рухи хәерчелектән халыкны коткаруда, гасырларны үз эченә алганын исәпләгәндә, игътибарны бирергә, бик тә соңга калдык. Менә шуңа күрә гади халыкның фикеренә авырлык белән бирелә торган идеология юнәлешенә бик үк аңлаешлы булмаган “СТРАТЕГИЯ” төшенчәсе пәйдә булды. Бүгенге “МАМАН” дип йөргән балаларыбызга “ӘНИ” дип әйттерү, телне өйрәтү өчен стратегия түгел, ә менә хәзер, бүген, иртәгәдән дә соңга калмыйча, балалар бакчасында, мәктәптә һәм җәмәгать урыннарында ата-аналар һәм халык массасы белән аралашырга, җыелышлар уздыру иң максатчан юнәлеш булуын үземнең эш стилемдә расланган – ПРАКТИКА кирәк! Ягъни Яшел Үзән шәһәре балалар бакчасында татарча тәрбия бирә торган группалар, район үзәгендә мөстәкыйль татар мәктәбен оештыруга, ягъни 2017-2018 уку елында алшартларны булдыруга каршы – “Прокурорская проверка” (17.10.2017) туздырып ташлады. Югыйсә, район башлыгы белән тармак идарәсе җитәкчесе Республика Мәгариф министрлыгында, районның Юл картасын раслатып та кайтканнар иде. Шунысы, аңлашылмады, Хөкүмәтебез ишетми, белми калдымы икән? Әллә иман нурын югалтуның кыйммәтен аңламау “отышлы”рак саналдымы? Кешелекнең кыйммәтләрен билгели торган ике фактор: беренчесе, фундаменталь, ягъни иман, миһербан, мәрхәмәтлелек, вөҗьдан, намус, акыл һ.б. , ә икенчесе, инструменталь, ягъни акча, квартира, машина һ.б. Әйдәгез, бергәләп уйлашканда, мондый сорауга, ягъни бүгенге яшьләргә дә, өлкәнрәкләргә дә кайсы кыйммәтне өстенрәк куеп була соң? Һәрхәлдә, акча, квартира, машина һ.б. Акчаның өстенлеген исәпкә алып, идеология өлкәсендә, ягъни радио, телевидение, журналистика, файдалы иҗтимагый төшемле органнарда утыручыларның күпчелеге, (кайбер яңа фикерле яшьләрне

санамаганда) иҗади хезмәтләренә бармак аша гына караучылар күбәйде. Җайлаша, яраклашулары аркасында матур киләчәкнең югалуы турында уйлау сәләтен югалткан кеше җәмгыятенең матур киләчәге өметсез. Чыннан да, тикшереп караганда, һәрберебез, баласы өчен зыянлы булса да, киләчәген уйлап бетермәве, иң кирәкле кешелек кыйммәтләрен югалтуга дучар ителә. Бүгенге кайбер ата-аналарның үз ана теленнән ВАЗ кичеп, үз нарасыен йөрәге түреннән чыгарып ташлауга кадәр җиткергән җәмгыятьтә - СТРТЕГИЯ була аламы соң? Үз -үзен таный алмаслык дәрәҗәгә китереп җиткергән дәүләти структуралар һәм киләчәк буынның язмышы белән уйнарга рөхсәт иткән “кеше” чүмәләләре, аңлашылмый торган төшенчәләр аша, үз Ватанының халкын газаплыйлар. Шуның аркасында илебез эчендәге рухи тынычлыкның бозылуы тирән кризиска китереп тери дә инде. Чыгу юлларын эзләү дәвам итә, әмма КЕШЕ үз акылы аша, тарихи мирасның асылына таянган, тирән мәгънәгә ия чынбарлык туачагына ышану булганда гына, телебез һәм иманыбыз да үз урынын табачак дигән өмет- милли аңыбыз тусын иде Ышану ул – үзе стратегия!

Яшел Үзән муниципаль районы Г.Тукай исемендәге милли-мәдәни үзәге җитәкчесе

 Клара Мәрдан кызы Филиппова.

 25.01.2019 ел.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев