Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ышансаң – ышан, ышанмасаң – юк

Халык сынамышлары

Төрле төсләргә манылган һәм хезмәткә бай июнь ишек кага. Эшеннән дә курыкмыйбыз, көннәре генә җәйнеке төсле булсын иде.
Халык күзәтүләре буенча, әгәр дә сандугач төне буе җырлап чыкса – киләсе көн җилле була икән. Ә кичен чыккан салават күпере, киресенчә, матур һава торышы вәгъдә итә. Июнь аенда җылы төннәр торса, уңыш яхшы була. Июнь нинди – печән шундый.
1 - 2 июнь. Беренче ике көндә яңгыр яуса – ай буе коры торачак. Әгәр дә 1 июнь салкын булса – 40 көн суык булачак. Сукыр тычканнар өннәреннән көчле яңгыр алдыннан чыга.
3 июнь. Бу көнне һава торышы начар булса, көз дә шундый килә.
4 июнь. Көндез кояш болытлар аша яктыртса – яңгыр көтегез.
5 июнь. Дүләнә (боярышник) күп чәчәк атса – кыш кырыс килә. Май коңгызы һәм башка бөҗәкләр бызылдап очса – җылы һәм кояшлы көнгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев