Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Әни, мине кыйнадылар!" - дип шалтыратучыларга ышаныргамы?

Мошенниклар турында без һаман язып торабыз. Әмма, аңа карап кына аларның саны кимеми. Ничек кимесен инде, алданучысы табылгач.

Чынлап та, һәр нәрсәгә ышана торган заман түгел хәзер. Ялганчыларның уң кулы Интернет челтәре булгач, аларны чын йөзен ачып салу авыр. «Ышанмыйм мин андыйларга, бирешмим, нык торам!» – диючеләрне дә алар еш кына кәкре каенга терәтә дә куя. Акча дигәндә, бер алдыңа, бер артыңа төшә.

Ялганчыларның уң кулы Интернет челтәре булгач, аларны чын йөзен ачып салу авыр. «Ышанмыйм мин андыйларга, бирешмим, нык торам!» – диючеләрне дә алар еш кына кәкре каенга терәтә дә куя. Акча дигәндә, бер алдыңа, бер артыңа төшә.
Эчке эшләр бүлегенең узган атнадагы сводкасына караганда, тагын бер кызыклы гына фактка тап буласың. Мәсәлән, Татарстандагы 19нчы төзәтү колониясендә хөкем карарын үтәүче 31 яшьлек ир телефон аша бик күпләрнең башын әйләндереп маташкан. Барысына да ул абонент номерыннан: «Әни, мине кыйнадылар», – дип шалтыратып, кылларын чиртеп караган, бәлки ышанырлар, дип уйлагандыр. Бер кешедән – 25, икенчесеннән – 10, өченчесеннән – 25 һәм тагын ике-өч кешедән 20-25әр мең сум акча таләп иткән. Типсә тимер өзәрдәй ир уртасы булган кеше бер җинаятеннән төзәләсе урында, рәшәткә артыннан булса да, тагын икенче җинаять юлына баскан, җайлы гына акча эшләмәкче булган. Әмма, бәхеткә, планы барып чык маган. Бу юлы аңа ышанучылар табылмаган. Ялгыш кына булса да, йомшак күңелле әниләргә эләкмәгән ахрысы. Хокук сакчылары җинаятьченең эзенә төшкән, әлбәттә. Ялганчының шәхесен ачыклау мөмкин булган.
Узган атнада, ялган артыннан куучы билгесез зат, 26 яшьлек яшел үзәнлегә картасыннан санкцияләнмәгән акча алыну турында хәбәр иткән булып, аны 196 мең сумыннан мәхрүм иткән. Зыян күрүченең шалтыратучыны банк хезмәткәре дип уйлап, шәхси мәгълүматын биргән булуы аерымачык. Ә андый мәгълүматны без банк хезмәткәренә дә бирергә тиеш түгел, югыйсә. Тикшерү өчен банк картасындагы кайнар линия телефонына гына шалтыратып аласы да бит. Әмма, хәзер эш узган, акча юкка чыккан. 28 яшьлек хатын-кыз да шулай картасында булган 140 мең сум акчасыннан колак каккан. Кыскасы, атна саен, һәр көнне, ай саен һәм һәрвакыт ялганчылардан кем дә булса зыян күреп тора. Банк картасы уңайлылыкка – уңайлы, әмма, мәгълүматыңны сер итеп сакламасаң, кармакка эләгү куркынычы да бар шул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев