Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әйшә мәктәбендә Халыкара туган телләр көнен билгеләп үттеләр

Бүген Әйшә урта мәктәбендә 21 февраль - Халыкара туган телләр көненә багышланган чара булып узды.

Дөньяда иң – иң матур тел,

Ул – минем туган телем.

Бәйрәмне туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы Гөлинә Хәмәтҗанова җитәкчелеге белән берлектә 11нче сыйныф укучылары алып барды. Чарада мәктәбебездә белем алучы төрле милләт укучылары үз телләрендә шигырьләр сөйләде, җырлар җырладылар, украин һәм молдаван халыклары биюе башкарылды. Ә 6-7 нче сыйныф укучылары инглиз телендә “Золотой гусь” дип исемләнгән әкиятне сәхнәләштерде. Җитәкчеләре инглиз теле укытучысы Гөлнара  Газизова.

Әлеге чараны уздыру өчен мәктәбебезнең туган (татар) тел һәм әдәбият укытучылары Зыятдинова Г.Р., Бачкова Э.В., Минһаҗева Г.И. шулай ук үз көчләрен куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев