Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Яшәеш

Әйшә мәктәбе укучылары бөек шагыйрь Муса Җәлилне искә алды

15 февраль көнне Әйшә урта мәктәбендә Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, татар халкының батыр улы, дөнья аренасына чыккан патриотик шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне искә алынды.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

Һәм үләргә кыю ир булып.

Гомрем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңрар җыр булып.

Авыл китапханәчесе Алсу ханым Марсилевна башлангыч сыйныф укучыларына шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләсә, ә югары сыйныф укучылары аның патриотик рухта иҗат иткән әсәрләрен сәхнәдән яңгыратты. Урта сыйныфлардагы укучылар герой шагыйрьгә атап төшерелгән документаль фильм белән танышты. Җәлил – татар халкының горурлыгы, йөз аклыгы һәм намусы. Без аның исемен йөрәкләребездә мәңге сакларбыз.

 

Утта булган балчык кире купмас,

Эштә булган тимер тутыкмас.

Эш күрсәткән ирне ил онытмас,

Каберенә эзне суытмас.

Эльвира Бачкова.

Әйшә мәктәбенең туган тел (татар теле һәм әдәбияты) укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев