Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әйшә апалары, дару кабып булса да, сәхнәгә чыга

Еллар арты еллар өстәлеп торса да, ничек яшь булып калырга соң? Бу сорауга мин җавапны Әйшә авылында гомер итүче әби-апалардан белеп кайттым. Һәм ул бик гади булып чыкты. Күңелең белән гел шат булып, җыр-биюгә гашыйк булган кешенең картаерга теләге дә, вакыты да юк икән.

Күп очракта мәдәният хезмәткәрләре концерт-тамашалар куярга кеше таба алмый интегә. Син уздырган һәр чарада катнашам дип теләк белдерүче булганда бәйрәмнәрне оештырасы икеләтә рәхәт бит ул. Бу яктан әйшәлеләр бәхетле. Мәдәният йортында оешкан "Әйшә әбиләре" бию коллективы районда иң активларның берсе. Колективның иң өлкән биючесе Рәйсә апа Бикуловага 80 яшь тула, ә иң яше Ризәлә Аглуллинага - 51 яшь. Нинди генә һөнәр ияләре юк араларында: пешекче, укытучы, шәфкать туташы, хәтта тикшерүче дә бар. Әмма аларны бер нәрсә - сәхнә һәм җыр-моң берләштерә. Кайсы гына бәйрәмгә әзерләнәсе булса да, кырык эшләрен кырык якка ташлап, мәдәният йортына йөгерәләр. Чөнки биредә аларны үз эшенең чын осталары каршы ала. Газета укучыларга фольклор ансамбле җитәкчесе Рүзилә Әскәрова һәм бию коллективы җитәкчесе Рәмзия Гатауллина исем фамилиясен әйтү дә җитәдер, мөгаен. 30 елдан артык гомерләрен мәдәнияткә багышлаган бу ханымнарның иҗат җимешләре бөтен районга билгеле. Чынлап та, Әйшә мәдәният йорты шушындый профессионаллары белән горурлана ала. Хәтерлим әле, алар безнең авылга килеп, Олы Ачасыр мәктәбе укучыларын, республика телевидениесенә чыгарырлык дәрәҗәдә, биергә өйрәтте. Ара ерак диеп тормадылар һәм нәтиҗәсе дә күренде. Безне, гади авыл балаларын, Рүзилә, Рәмзия ханым ярдәме белән, телевизордан күрсәттеләр. Ул чакта безнең өчен бу зур казаныш иде. Әле дә 5 яшьлек бала булсынмы ул, әллә инде 70 тән узган апамы, һәммәсенә якын килеп, бар күңелен биреп, халкыбызны мәдәни-агарту өлкәсендә армый-талмый хезмәт итәләр.

АЛИЯ ГАЯЗОВА ЯЗМАСЫНЫҢ ТУЛЫ ВАРИАНТЫН ГАЗЕТАБЫЗНЫҢ БҮГЕНГЕ САНЫННАН УКЫЙ АЛАСЫЗ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев