Август, сентябрь айларында газета битләрендә, интернет челтәрендә төрле фикерләр ишетергә туры килде. Яшәү өчен көн дә көрәш бара. И газиз туган телем! Күпме еллар буе бәргәләндең, суккаландың, сыналдың, һаман да сыналасың.
Матбугат битләрендә язмаларны укыгач, йөрәгем әрни, күңелем елый. 40 ел балаларга татар теленең матурлыгы, газизлеге турында сөйлим, акыл-киңәшләр бирәм. Барсы да юкка микәнни?! Укучыларны бөтен барлыгым белән якын итәм, яратам. Алар да миңа ярату белән җавап бирә. Укучыларым арасында: «Татар теленең нигә кирәге бар?» - дигән сүзләрне ишеткәнем булмады. Менә быел да XI сыйныфларымны озаттым. Һәр ел саен унберләрне озатканда йөрәгемнең бер кисәген алып китәләр кебек. Аяз, Илнара, Марат, Лира, Альберт... Алар укучыларым гына түгел, якын дусларымдай күңелемдә мәңге калырлар.
Туган телебезне өйрәнүдә, аны саклауда гаилә төп рольне үти. Барсы да гаиләдән, андагы мөнәсәбәтләрдән башлана. Әби-бабайлар, әти-әниләр үз телебездә сөйләшеп, үрнәк булырга тиешләр. Әнинең балага биргән иң зур бүләге - тел. Ана сөте белән кермәсә, тана сөте белән мәңге кермәячәк. Балалар өчен нинди матур, затлы, зәвыклы журналлар чыга. «Ялкын», «Сабантуй», «Сабыйга» төсле рәсемнәр белән бизәлгән. Аларда мәкаләләр, шигырьләр бирелә. Укучылар үзләре дә иҗат җимешләрен журнал битләрендә күрә ала. Ә «Яшел Үзән» газетасы һәр гаиләнең өстәлендә ятарга тиеш дип уйлыйм. Газета-журналларга язылу кампаниясе башлангач, мәҗбүриләп газетага яздыралар. Ә андый эшнең нәтиҗәсе уңай булмый. Һәрнәрсәне йөрәк кушуы буенча башкарырга кирәк. Мин үзем, мәсәлән, газета укудан тәм табам. Гомер буе газета-журнал укып үстек, бу безнең гаиләдән килә. Әти-әнием гомерләренең соңгы көннәренә кадәр газеталар аркылы яңалыклар белән хәбәрдар булды.
Матбугат турында хәтта укытучылар арасында да тискәре фикерләр ишетергә туры килә. Кызык түгел янәсе. Ә син соң кызыклырак булсын өчен үзеңнән нинди өлеш керттең? Хәзер компьютер, интернет заманы.
Әйе, килешәм, бу очракта шагыйрә Йолдыз Шәрәпованың сүзләре искә төшә: «Компьютерда - шәүләсе, газета-журналларда - гәүдәсе». Кайсы кыйммәтрәк: гәүдәсеме, шәүләсеме?
Татар телен укытуда методиканы камилләштерү турында сүз бара. Методиканың нигезе - практика. Мәктәптә дәресләрдә генә укып, сөйләшеп, гаиләдә дәвам итмәсә, яклау тапмаса, чылбыр өзелә. Хөрмәтле, әти-әниләр! Әйдәгез, бу эшне бергәләп башкарыйк. «Бел, балам, син рус телен һәм онытма үз телең» дигән сүзләрне ешрак кабатлыйк. Без үзебезнең газиз туган телебезне яратмасак, кирәксезгә санасак, башка милләтләрдән хөрмәт, аңлау табарбызмы?
Балалары өчен җан атып яшәүче гаиләләрне үрнәк итеп китерә алам. Ике ел рәттән гимназиябез укучылары Камилә Әхтәмова һәм Раянә Дәүләтшина «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә «Өметле киләчәк» номинациясендә җиңүче булды. Укучыларымның әти-әниләре - Руслан һәм Гөлшат Әхтәмовлар, Люция һәм Рөстәм Дәүләтшиннар балалары өчен кулларыннан килгән бөтен көчен бирә. Алар белән бергә борчыла, уңышларына сөенә, рәхмәт аларга.
Татар балалары гына түгел, руслар да татарча өйрәнүгә уңай карашта. Мәсәлән, 8А сыйныфында рус төркемендә 21 укучы. Күптән түгел генә мастер-класс үткәрдек. Укучыларым Настя, Федор, Вероника, Ангелина, Богдан һәм башкалар минем белән рәхәтләнеп татарча аралашты. Грамматика гына өйрәнеп утыру түгел, сөйләшү алар өчен күпкә кызыклырак һәм файдалырак. Ышанмасагыз, килегез, күрегез. Йөрәгемне балаларга бирәм дип, чын күңелдән эшләгәндә, хезмәтеңнән ямь дә, тәм дә табасың, уңышларга сабыйларча шатланасың.
Татар теленең мәктәпне тәмамлагач кирәге юк, дигән фикерне үзгәртеп, телләр белү - байлык дип әйтер идем. Татар телен белү син сайлаган һөнәрдә кирәк булачагын укучыларга һәм ата-аналарга төшендерү - безнең изге бурычыбыз.
Мәдинә Әдиятуллина,
3нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Нет комментариев