Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җырчы Радик Динәхмәтов махсус операциядән кыска вакытлы ялга кайткан

Үз теләге белән махсус операциягә киткән Башкортстанның атказанган артисты Радик Динәхмәтов кыска вакытлы ялга кайткан.

Бу хакта ул «Интертат» хәбәрчесенә үзе хәбәр иткән.

Радик Динәхмәтовны күпләр «Әле дә син бар әле дөньяда», «Зәңгәр күзле кызны сагынам», «Күрше хакы – тәңре хакы» кебек популяр җырлары аша белә. «Интертат»ка интервьюда җырчы махсус операциягә Башкортстан полкында тынлы оркестр җыярга приказ чыгуын белгәннән соң китүе хакында сөйләгән иде. Ләкин әлеге полк җыела алмаса да, җырчы контракт төзеде. Радик Динәхмәтов бүгенге көндә Кызыл Лиман юнәлешендә ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчесе, хәрби санитар вазифасында хезмәт итә.

Радик Динәхмәтов безгә үзен бик яхшы хис итүен сөйләгән. «Горурланып һәм күтәренке рух белән хезмәт итәм. Вакыт бик тиз уза. Инде менә ике атналык ялга да җибәрделәр. 200 солдат кайтыр юлга чыктык.

Миңа матур теләкләр теләп торуыгыз өчен бик зур рәхмәт. Минем иҗат һәм хезмәт юлым белән кызыксынган, җырларымны яраткан тамашачым белән элемтәдә тотуыгыз өчен сезгә рәхмәтләр укыйм», - дигән ул.

Чыганак: Интертат: иң популяр татар сайты
Фото: © Радик Динәхмәтовның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев