Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Дилә Нигъмәтуллина: «Бу безнең өчен бик куркыныч, гомергә истә калырлык көн булды»

Җырчының кызы да Яльчик күле янында булган.

“28е бик эссе көн иде. Туганнар Яльчик күленә кунарга чакыргач, уйлап та тормыйча ризалаштык.
Икенче көнне иртән мин Киров өлкәсенә чыгыш ясарга киттем. Минекеләр кичкә кадәр калды. Бернинди дә афәт килер төсле түгел иде.
Кичкә каты яңгыр яуды, боз, җил исте. Аннан тиз генә барысы да тына, кояш чыга һәм көчле ураган башлана. Агачларны тамыры белән күтәреп ата. Безнекеләр нәкъ менә аның үзәгендә була.
Фотолар социаль челтәрләргә чыга, хәтта беренче каналдан да агачларга күмелгән безнең палатканы күрсәттеләр.
Сафинә Илсур белән зур нарат агачы астында качып кала, ә калганнар палаткалардан чыгып, урманнан кача. Алар йөгерә, артларыннан агачлар ава бара, нәкъ менә куркыныч фильмнардагы кебек. Сафинә мескен наратны кочып, зур-зур агачларның ауганын коты чыгып карап тора.
Ул шуның кадәр каты елый ки, хәтта тавышы бетә. Без очрашканда да куркуыннан калтырый иде. Аллаһка шөкер, барыбыз да исән-сау, тик бу көн гомерлеккә истә калачак,” - дип яза җырчы Дилә Нигъмәтуллина.

 

Чыганак һәм фото:  Дилә Нигъмәтуллинаның инстограм битеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев