Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ҖЫРЧЫ АВЫР ХӘЛДӘ ТЕЛӘЧЕ ХАСТАХАНӘСЕНДӘ ЯТА

Илнат Фәтхуллин бәлагә юлыккан – әнисе янына кунакка кайткач, җырчы мунчага кергән һәм, уйламыйча, өстенә бер таз кайнар су сипкән.

«3нче дәрәҗә пешүләр алдым. Аскы өлеш, куллар… 2 атна вакыт бар Яшел Үзән концертына кадәр. Ничек терелеп чыгарга… Әлегә мин Теләчедә. Мине Казанга алып китәрләр, мөгаен. Авыртуга чыдап булмый… Кендектән алып... Ботлар… Укол да ярдәм итми. Сторислар куеп барырга тырышырмын. Бик авыр төн булачак. Кулымны бөтенләй тоймыйм. Менә шундый хәлләр. Ярты ләгән кайнар су сиптем өстемә… Элемтәдә булырбыз», – дип, Илнат Фәтхуллин видео яздырган.

Илнатның тизрәк сәламәтләнеп чыгуын теләп калабыз.

Чыганак: Интертат: иң популяр татар сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Ожог 3 степени…Случайно опрокинул на себя тазик с кипятком

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев