4 июль көнне 5 егет утырган иномарка юл һәлакәтенә очырый.
Марий-Элдан ЮХИДИ мәгьлүматлары буенча бер пассажир үлгән. Авария Звенигово районында була. Төнге 2.30 тирәсендә Йошкар-Ола - Яшел Үзән юлының 58 километрында18 яшьлек, юл йөрү таныклыгы булмаган Mazda 3 машинасын йөртүче егет тизлек белән идарә итә алмыйча юл кырыена төшеп каплана. 5нче июльдә ЮХИДИ хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә өч кеше, 18 яшьлек өч пассажир һәм йөртүче хастаханәгә урнаштырыла, бер пассажир һәлакәт урынында вафат булган. Хәзер тикшерү уздырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
18+
Нет комментариев