Йошкар-Ола – Казан трассасында юл-транспорт һәлакәтендә 6 яшьлек кыз бала үлгән
Юл һәлакәтендә зыян күргән сигез кеше хастаханәгә озатылган.
Кичә иртән Йошкар-Ола - Казан трассасының 4 7нче чакрымында Суслонгер авылы янында 12 нче модельле «Лада» һәм «Лада Калина» машиналары бәрелешкән, дип хәбәр итә «МариМедиа» басмасы.
Беренчел мәгълүматлар буенча, һәлакәт узып китү тыелган урында килеп чыккан. 12 нче модельле машинаның 30 яшьлек йөртүчесе юл билгеләрен һәм һава шартларын исәпкә алмыйча, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу аркасында «Лада Калина»га килеп бәрелгән.
Һәлакәт аркасында сигез кешенең сәламәтлегенә зыян килгән һәм хастаханәгә озатылган. Алар - ике машинаның йөртүчеләре, ике автомобильнең дә өчәр пассажиры. "Лада Калина"дакече яшьтәге ике бала да булган. Балалар утыргычында булган бер яшьлек малай зур зыян күрмәгән, 6 яшьлек кыз бала куркынычсызлык каешы адаптеры белән эләктерелгән булган. Ул алган җәрәхәтләрдән хастаханәдә үлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев