Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Йортым мирас булып каламы?

Исәнмесез, хөрмәтле редакция хезмәткәрләре!

Бу хатны сезгә «Яшел Үзән» газетасын даими укучыларның берсе - Зөлфия апагыз яза. Мин бик күп еллар дәвамында сезнең газетагызны алдырам. Әле менә 2017 елның беренче яртыеллыгына да язылып куйдым. Гомумән алганда, газетагызны бик яратып, бер битен дә калдырмыйча укып барам. Безне һәрвакытта да шундый матур, тирән эчтәлекле газетагыз белән шатландырып торуыгыз өчен рәхмәт сезгә. «Яшел Үзән» битләрендә «Халык адвокаты», «Юрист киңәшләре» чыгып килә. Миңа үземне борчыган сорауга җавап бирә алмассыз­мы икән?
Тормыш иптәшем вафат булганнан соң, йортны минем исемгә рәсмиләштердек. Ике улым үзләренә тиеш өлешне миңа бүләк итеп (дарственный) бирделәр. Йорт минеке генә булып калды. Бүгенге көндә алар икесе дә шәһәрдә яши. Олы улым шәһәрдә, ә кечесе авылда теркәлгән. Мине борчыган сорау: бу йорт (миңа бүләк ителгәннән соң) миннән соң балаларга мирас булып кала аламы икән? Әлегә васыятьнамә төзелмәгән. Аның өчен кая мөрәҗәгать итәргә? Шуны аңлатып язмассызмы икән? Алдан ук сезгә зур рәхмәтемне белдереп, Зөлфия апагыз.
Укучыбыз хатына җавапны юрисконсульт Энҗе Шакирова җавап бирә:
- Мирасны закон һәм васыятьнамә буенча калдырып була. Васыятьнамә өстенлекле, ул булмаган очракта гына закон буенча милек иясе булырга мөмкин. Милекне туганнарга гына түгел, теләсә кемгә васыять итеп калдырырга була. Моның өчен аны язып нотариуста расларга кирәк. Шулай да, васыятьнамә язылган очракта да, милектән мәхрүм итеп булмый торган кеше категорияләре бар. Болар - сезнең тәрбиядә булган, эшли алмый торган һәм балигъ булмаган гражданнар. Закон буенча аларга мирасның мәҗбүри өлеше тиеш.
Сез «ябык» - эчтәлеге сезгә генә билгеле булган васыятьнамә калдыра аласыз. Бу очракта ябылган конвертны нотариуска тапшырасыз, ул аның бирелү фактын раслый.
Васыятьнамә - иң соңгы документ түгел. Сез аны ел саен алыштыра аласыз. Иң соңыннан язылганы гына дөрес санала. Әгәр дә ул нинди дә булса сәбәпләр аркасында (мәсәлән, ялгышлар белән тутырылганда) дөрес түгел дип табылса, аңа кадәр язылганы дөрес саналачак.
Әгәр дә васыятьнамә юк икән, варислар булып беренче чиратта үлүченең балалары, ата-анасы һәм законлы тормыш иптәше тора. Мирас аларның барысына да тигез өлештә бүленә. Сезнең очракта, мирас милке булып торучы йорт - ике улыгызга да тигез өлештә - 1/2 күчә. Беренче чират варислары юк икән, мирас хокукы икенче чираттагыларга (абый- апалар, әби-бабайлар) һәм башкаларга бирелә. Законда барлыгы варислар чираты җиде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев