Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Йортта газ шартлап зыян күргән кешеләр үзләренең шәхси әйберләрен фатирлардан ала башлады

Бүген иртәдән Горький исемендәге мәдәни үзәктә штаб үз эшен башлап җибәрде, анда Ленин урамындагы 39а күп фатирлы йортта газ шартлаудан зыян күрүчеләр килде.

Белгечләр командасы аларга ярдәм күрсәтә, аерым алганда, кирәкле шәхси әйберләрне алу өчен, үз фатирларына керү буенча. Хәзерге вакытта фатирлары 5нче катка кадәр урнашкан торак милекчеләр моны эшли ала. Аларның беренчесе коткаручылар белән бергә үз әйберләрен алган инде. Аларны йортка, этеш-төртеш булмасын өчен, чиратлап кертәләр. «Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отряды" ДУ башлыгы Зөфәр Хәлиуллин сүзләренә караганда, коткаручылар якын арада кешеләр үз торакларына керә алсын өчен кирәкле эш башкарачак. Фатирларга чит кешеләр кермәсен өчен территориядә полиция хезмәткәрләре кизү тора.

Горький исемендәге мәдәни үзәккә җыелучылар белән Яшел Үзән шәһәре мэры Михаил Афанасьев аралашты. Ул һәр кеше белән индивидуаль эш алып барылачак, дип ышандырды. Шулай ук шәһәр башлыгы 5тән 9 катка кадәр йортның бер өлеше сүтеп алыначак һәм торгызылачак, дип хәбәр итте. "Безгә, эшләр башлансын өчен, кыска вакыт эчендә, подрядчы билгеләргә кирәк. Сезнең һәркайсыгыз туганнары, танышларында, «Волга» шифаханәсендә яши, маневрланган фондтан яки Дәүләт торак фонды линиясе буенча торак бирү варианты шәхси тәртиптә каралачак», – дип өстәде Михаил Афанасьев.

Ленин урамындагы 39а йортына хезмәт күрсәтүче идарәче компания генераль директоры март аеннан башлап, фатирларына күчкәнче, аларга коммуналь хезмәтләр өчен счетлар куелмаячак, дип хәбәр итте. Олег Анисимов сүзләренә караганда, ресурс белән тәэмин итүче компанияләр белән сөйләшүләр алып барыла. Шулай ук, телефон, интернет һәм телевидение өчен түләмәячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев