Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Йортларга җылы килә

Яшел Үзәндә яңа җылылык сезоны старт алды. Традиция буенча җылы медицина учреждениеләренә , балалар бакчаларына, мәктәпләргә, мәдәният һәм спорт учреждениеләренә бирелде. Бу атнада торак йортларга да җылылык биреләчәк.

Хәтерләсәгез, моннан 3-5 ел элек социаль һәм мәдәният биналарына һәм торак фондына аерым-аерым җылылык бирүне күз алдына да китереп булмый иде. Бүген бу безнең өчен нормаль күренеш.
- Узган ел, җылылык торбаларының ничәмә-ничә километры авария хәлендә булса да, шундый шартларда эшләсәк тә, Яшел Үзән җылылык челтәре хезмәткәрләре сезонны бик яхшы чыкты. Шулай булса да, яшел үзәнлеләрнең ЗПТС каршында бурычлары үсә һәм ул бүгенге көнгә 30 млн сумга җитте, - ди ТКХ департаменты җитәкчесе Олег Анисимов. - Яшел Үзән территориясендә 19 котельный бар, плюс ЗПТС җилкәсендә райондагы 6 котельныйга техник хезмәт күрсәтү йөкләнгән. Җылылык сезонына әзерлек шартларында ЗПТС хезмәткәрләре җылылык челтәренә капиталь ремонт ясадылар, торбаларны изоляцияләделәр. Җылылык челтәрләрен юдырту вакытында участокларда аварияләр булды, нәтиҗәдә планлаштырылган 2,8 км урынына 4 км җылылык челтәре ремонтланды. Ә бу 17 млн сум дигән сүз.
«Яшел Үзән җылылык челтәре» предприятиесенең баш инженеры Александр Меламед сүзләренә караганда, дүшәмбе, 25 сентябрьдән Мирный бистәсендә яшәүчеләргә кайнар су бирелде, ә бүген җылылык та бирелергә тиеш. Исегезгә төшерәбез: Мирныйдагы социаль-мәдәни учреждениеләренә җылылык бирү Жуков урамындагы магистраль торбалар алмаштыру аркасында тоткарланды. Эшчеләрнең эш күләмен күз алдына китерү һәм аңлау өчен ( якынча булса да) шуны әйтәм: торбаларны бер эретеп ябыштыру сменаның 1 көненә тигез. Барлыгы 200 метр торба алмаштырылды, ә бу милекчегә 10 миллион сумнан артыкка төште.
- Кышка авария хәлендәге торбалар белән керү җинаять булыр иде, - ди Александр Меламед. - Торбаларда авария булу коточкыч нәтиҗәләргә китерер иде. Урамда 25 градус салкын булганда торбалардан су агызып куюны күз алына да китереп булмый. Каткан грунтны казу да бик җиңелләрдән түгел.
Укучылар өчен мәгълүмат: Яшел Үзәннең күп катлы фатирлары җылылыкны гомуми үлчәүче приборлар белән җиһазлануын искә алсак, милекчеләр йорттагы норматив температураны үзгәртә ала (мәсәлән норматив 21 градус урынына, тагын да комфортлырак 24 градус җылылык урнаштыру). Моның өчен йортта яшәүчеләрнең җые­лышында шундый карар кабул ителү зарур. Әмма шуны онытмаска кирәк, өстәмә җылылык өчен түләргә кирәк.
Илсөя Завилейская

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев