Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Йомгаклау җыелышы

2016 елның ноябрь аеннан башланган "Балаң бәхете - телеңдә" дигән проект буненча шәһәребезнең балалар бакчаларында тәрбияләнүче татар балаларының ата-аналар җыелышына апрель аенда йомгаклау чарасы узды.

Бу очрашудагы төп максатларыбызның иң мөһиме, бүгенге яшь әти-әниләрнең үз ана телләрен белмәүләре булса, иң җанны әрнеткәне, аларнаң үз балаларына әби-бабаларыбызның телен өйрәтергә теләмәүләре турында киңәш-табыш итүебез дә төп максат иде.

Әйе, яшерен-батырын түгел бүгенге яшь әти-әниләребезне, якыннан тыңлап, аңлашканнан соң мәктәпләребездә татар теле укытуның ныклы нигезгә корылмавы аңлашыла. Урыс һәм катнаш мәктәпләрдә мохит тә башка һәм таләпләр дә ана телен укыту процессы элеккечә чит телләрне өйрәнү методикасы буенча дәвам итә. Мәктәпкә үз ана телен матур гына үзләштереп, милли гореф-гадәтләребезгә таянып тәрбияләнгән балаларыбыз да, берничә айдан урыс мохитендә эреп, телне онытуга үзләреннән-үзләре мәҗбүр булалар. Шуңа күрә татар , үз ана телен икенче планга күчүне алар, әлләни, сизмичә дә калалар, татар әти-әниләренең хәлатен аңлау авыр да түгел. Ә нишләргә? Менә бу сорауга җавап биреп, дөрес чишелешне билгеләү, минем "человек с улицы" статусым белән хәл ителә торган чара булмаса да, яшь әти-әниләрнең аңлы карашы, бүгенге вәзгыятьнең тәрбияви ягын исәпкә алганда, чыннан да, заманча уйланулары кызыксыну тудыра. Утыз дүрт бакчаның һәрберсендә дә яшь әти-әнилрнең эштән соң кичке сәгатьләрдә, бу җыелышка килеп, актив катнашулары милли-мәдәниятебезнең балаларыбызда тәрбияләнүенә шатланып, куанып утырулары барыбыз өчен дә сөенеч түгелмени?
Бакчалардагы тәрбиянең куелышы һәм аның эчтәлегенә кереп вазифабызны катлауландыруны максат итеп куймаганга күрә, йомгаклау өлешендә дә телне үстерү, саклау һәм камилләштерүгә игътибарыбызны бирдек. Тәрбиячеләребезнең эш шартлары һәм балалрыбызның тирә ягында тудырылган матурлык, яхшылык һәм нәфислек сокландырырлык. Бу - бик тә куанычлы мохит!
Бу чараның йомгаклау өлеше итеп бернинди дә акчалата грантлар, бүләкләр булмаса да, тәрбиячеләр үз хезмәтләренең ихластан булуларына инанган хәлдә, матурлык үрнәкләре күрсәттеләр. Профессиональ дәрәҗәдәге балаларның ике телдә сәнгатьле шигырь сөйләүләре, җырлары, биюләре аша бәяләнсә дә, әле телебезне өйрәнүдә булган җитешсезлекләребез өстендә хезмәт куячаклары турында да тәкъдимнәр җиткерелде. Җыелышларда әти-әниләрнең телне өйрәтүдә түгәрәкләрнең булуына өметләнүләрен һәм шәһәребездә чын, мөстәкыйль татар мәктәбе кирәклеген дә искәрттеләр.
Җыелышыбызның төп бурычы буларак урыннар билгеләү һәм аларга нәтиҗә ясауны Яшел Үзән муниципаль районы мәгариф идарәсенә түбәндәгеләрне тәкъдим иттек.

1 нче урын - ЗЗ нче бакча, "Аленький цветок";
11 нче бакча, "Антошка";
10 нчы бакча, "Созвездие";

2 нче урын - 13 нче бакча, "Гусельки";
17 нче бакча, "Василёк";
20 нче бакча, "Ёлочка"

3 нче урын - 26 нчы бакча, "Дюймовочка";
31 нче бакча, "Чишмә";
55 нче бакча, "Киләчәк"

Бакчалардагы тәрбияви чараларга һәм аеруча тел үсешенә, камииләшүенә үзләренең тырыш һәм иҗади хезмәтләрен куеп башкаручыларның урын алмаганнарын да, һичшиксез, зур мактауга лаек. Кызганычка каршы ниндидер сәбәпләр аркасында, җыелышларга әти-әниләрнең һәм балаларның аз катнашканнары - "3" ле тамгасы алганнары җыелышларны, алдагы көннәрдә, матур итеп оештырачаклары турында белдерделәр.
Барлык балалар бакчалары ата-аналары җыелышларында активлык күрсәткәннәе өчен һәм бакча мөдирләренә, тәрбиячеләргә шушы мөһим һәм бик файдалы чараларның уздыуда дәвамлы булуын, иҗади һәм катлаулы хезмәтегездә уңышлыклар теләп Яшел Үзән муниципаль районы Г.Тукай исемендәге милли-мәдәни үзәге советы һәм аның җитәкчесе

Клара Мәрдан кызы Филиппова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев