Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Йолдызлык»та - «Тукай мирасы» бәйгесе

21 апрель көнне 10нчы номерлы "Йолдызлык" мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган "Тукай мирасы" шигырләр уку буенча муниципаль бәйге үткәрелде.

Төп максаты: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иҗади сәләтлерен үстерү, бөек шагыйребез иҗатына мәхәббәт уяту.

Конкурста 46 балалар бакчасыннан 80 артык бала катнашты. Чарада мәгариф идарәсенең укыту-методик бүлегенең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты Сәләхова Роза Әбрар кызы, Бөтендөнья татар Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Мирхәйдәрова Әлфия Хәбир кызы, Бөтендөнья татар хатын-кызлары "Ак калфак" оешмасының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Саттарова Гелинә Рөстәм кызы, 7 нче номерлы гомуми белем бирү мәктәбенең милли мәгариф буенча директор урынбасары Зәйнуллина Резеда Кәрим кызы, Балалар иҗаты үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары Лотфуллина Гөлфия Равил кызы һәм Зыятдинова Наҗия Шәйхатдар кызы катнаштылар һәм балаларның чыгышларын бәяләделәр. Бәйрәмебезнең кунаклары чараны оештыруга һәм үткәрүгә югары бәя бирделәр.

Барлык катнашучларны, әкият мөһитен тудырып, Су анасы һәм Шүрәле каршы алды. Бәйгенең сәләмләү өлеше милләтебезнең гимны "Туган тел" җыры һәм Тукайга багышланган шигырьләр белән башланып китте. Ә Шайдуллин Кәрим башкаруында кечкенә Апуш роле барлык кунакларның йөрәгенә үтеп керде.

Конкурсантлар зур әзерлек белән төрле иҗади формаларда чыгыш ясадылар: театралләштерү, шигырьләр һәм мәсәлләр уку, җырлар һәм музыкаль композицияләр башкару, һ.б. Бәйгедә Тукай иҗаты татар, рус, инглиз һәм гарәп телләрендә яңгырады. Балаларның чыгышлары эмоциональ, тәэсирле, тойгылы хисләр беләр аерылып торды. Сабыйлар образларга кереп, тамашачыларның бары тик соклану хисләрен уяттылар. Һәрбер катнашучы Габдулла Тукайның китабы белән бүләкләнде.

МУП «Дары природы» җитәкчесе Савельев Сергей Николаевичка һәм ООО «Алан-ЛТД» җитәкчесе Габдрахманов Рафаэль Хазиевичка материаль ярдәм күрсәткәннәре өчен олы рәхмәтләребезне булдерәбез. "Тукай мирасы" бәйгесе алдагы елларда да дәвамлы булыр һәм әһәмияте тагын да артыр дип өметләнәбез.

Роза Салахова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев