Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Йод үсемлекнең яшәү көчен арттыра

Супер-дачниклар күптән инде бакча сезонына әзерләнә башлады. Кулларына озын исемлек тотып, махсус кибетләргә, шулай ук супермаркетларның хуҗалык һәм азык-төлек бүлекләренә кыш буе йөрде алар.

Тагын бер яратып йөри торган урыннары бар әле аларның. Кая дип уйлыйсыз? Даруханәгә! Менә без дә андыйларның серенә төшенергә уйладык, даруханәдә бакчачы өчен нәрсәләр сатыла?
Йод
Гадәти шешәгә салынган йод бакчачы өчен зур табыш икән. Балачактан яхшы беләбез, йод - иң яхшы антисептик. Аның шушы үзлегеннән файдаланмасак, гөнаһ булыр! Корткычларга, күгәреккә, череккә каршы кулланырга бигрәк тә яхшы. 10 литр суга 5-10 тамчы йод кушылган сыеклыкны бакча җиләге, виктория чәчәк атканда бөркесәң яхшы.
Бу сыеклыкны ун көннән ун көнгә 2-3 тапкыр бөркеп алганда әлеге процедура үсемлекнең яшәү көчен арттыра. Өч литр суга бер тамчы йод кушылган сыеклыкны томат үсентеләренә дә сибәргә ярый. Болай эшләгәндә помидор эре һәм күп була.
Помидорны грунтка чыгарып утырткач та йодлы сыекчаны тагын бер кат сибеп алырга киңәш ителә. Монда инде бер чиләк суга өч тамчы йод таләп ителә. 10 литр суга 40 тамчы йод һәм бер аш кашыгы водород перекисе өстәгәндә фитофторага каршы менә дигән үсемлек даруы барлыкка киләчәк. 9 литр суга бер литр майсыз сөт һәм 10-12 тамчы йод кушып эшләнгән сыеклыкны кыярда була торган ончыл чык авыруына каршы кулланырга мөмкин. Моннан кала, кыярның яфрак­лары саргая башласа да, йод ярдәмгә киләчәк.
Зеленка
Зеленканың да (татарча тәрҗемәсе «яшел су») яшелчәләргә карата файдалы үзлеге йодныкыннан ким түгел икән. Үсемлекләрне ялгыш яралаганда зеленка сөртеп куярга кирәк. Бер чиләк суга 40 тамчы зеленка салынган сыеклык белән үсемлекләрне фитофторога каршы «көрәшкә» әзерлиләр, кыяр үсентеләрен дә ончыл чыктан коткара ала. Чияне зеленкалы сыеклык белән бөркегәндә, аның җиләкләре күбрәк булачак.
Трихопол
Томат өчен иң куркыныч авыру, мөгаен, фитофторадыр. Әгәр сезон эчендә томат үсентеләрен берничә тапкыр трихопол белән эшкәрткәндә, бу авырудан тулысынча котылырга мөмкин. Бу очракта агулы химикатлар да кирәкми.
20 төймә трихополны 10 литр суда җебетеп, ун көнгә бер тапкыр бөркергә кирәк. Әгәр шул көнне яңгыр яуса, тагын бер тапкыр бөркегез.
Гөмбәчекләр һәм бактерияләр трихополга күнеп китмәсен дисәгез, башка рецептлардан файдаланыгыз.
Угычтан уылган 50 гр сарымсакны әчегән кефирга салып, 10 литр суга болгатабыз һәм томат үсентеләренә бөркибез.
Интернет чыганаклардан файдаланып, Гүзәл Минһаҗева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев