Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Җылыту сезоны кайчан туктатылачак?

***

Татарстанда җылыту сезоны апрель аенда тәмамланачак.

ТР Дәүләт торак инспекциясе фаразлавынча, төбәктә җылыту сезоны май башына кадәр тәмамланырга мөмкин. Инде хәзер үк яңа сезонга әзерлек башланды: йортларның әзерлеген тикшереп торуны көчәйтү һәм җирле үзидарә органнарын әзерлек паспортларын имзалау процессына җәлеп итү планлаштырыла.

Сезон тәмамланганнан соң шундук юдырту, опрессовка һәм җылылык челтәрләрен ремонтлау эшләре башланачак. Быел торак йортларның реаль торышына, паспортларның туры килүенә аерым игътибар биреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2023-2024 җылыту сезоны узган елның 22 маенда тәмамланды. Агымдагы кыш аномаль җылы булды, ә синоптиклар фаразлавынча, яз шулай ук гадәттәгедән җылырак булыр дип көтелә. Әгәр температура 5 тәүлек буе +8 градустан югары торса, отопленияне туктатачаклар.

Фото: freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев