Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җылылык өләшеп

Октябрь – олы яшьтәгеләргә аеруча игътибар һәм ихтирамны күпләп күрсәтү ае.

 Чөнки Өлкәннәр көне бер дата белән генә чикләнми ул.

📌19 октябрь көнне шәһәребезнең 10нчы гимназиясе укучылары традиция буенча Яшел Үзән интернат-йортында яшәүче олы яшьтәгеләрне Халыкара өлкәннәр көне белән котларга барган. Алар бирегә әлбәттә буш кул белән түгел, ә мәктәп күләмендә җыелган хәйрия бүләкләрен алып килгән.

 
Бездә тәрбияләнүче олы кешеләрнең күңелен күреп, аларга шатлык һәм җылылык бүләк иткән өчен 10нчы гимназия коллективына, укучыларга чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Мондый чараларга балаларны җәлеп итеп, тормышның төрле якларын күрсәтү, алар күңеленә уңай тәрбия орлыклары сала, ә иң мөһиме – җәмгыятебездәге мөмкинлекләре чикле катлам кешеләренә шатлык бирә, – ди, биредә эшләүче, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Нурия Садыйкова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев