Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Һәйкәлләргә килик, гөлләр куйыйк! Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына...

Акъегет авылы җирлегенә кергән өч авыл - Сөнчәләй, Бакырчы, Акъегеттә быелгы бәйрәм аеруча тантаналы булды, Бакыр­чы белән Акъегеттә Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм һәлак булучылар истәлегенә обелисклар куелды.

Бу җирлектә алар 2016 елда җыелган үзсалым акчасына салынган. Акъегетлеләр район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиевкә дә бик рәхмәтле. Бакырчы авылында сугыш чоры балалары, тыл хезмәтчәннәренә авылдашлары Рафикъ Бәхтияров бәйрәм уңаеннан бүләкләр тапшырган.
Мулла Иле авыл җирлегенә кергән Зур Өтәк авылында сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә моннан берничә ел элек капиталь ремонт ясалган булса да, быел район җитәкчелеге ярдәме белән аны тагын да төзекләндерергә булдылар. «А.М.Горький исемендәге завод» ярдәме белән реконструкция эшләре башкарылды. Монда районда беренчеләрдән булып сугышта башын салганнарның гына түгел, илебезне фашистлардан саклап калган, тыныч тормышта вафат булучыларның да исемлеге булдырылган һәм мәңгеләштерелгән.
Ике авыл җирлегендә дә халыкны РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов котлады һәм җир йөзендә фашизмның башка бервакытта да кабатланмавын теләде. Җиңү көненә багышланган тантаналар районның һәр авылында үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев