- РФ Хезмәт кодексы нормалары нигезендә, һәр хатынның декрет ялына чыгар алдыннан чираттагы түләүле ялын алу хокукы бар.
Ул - гомум тәртип буенча 28 көн һәм хезмәткәрнең вазифасына каралган очракта - 56 көнгә кадәр булырга мөмкин. Йөкле хатынның агымдагы елда инде ялда булуы да монда бернинди йогынты ясамый, отпуск бирелергә тиеш. Тик әлеге аванс рәвешендә бирелгән ял өчен аңа декрет ялыннан чыкканнан соң эшләргә туры киләчәк. Теләсәгез, ялны бүлеп тә алырга мөмкин.
Ялны аванс буларак алганда түбәндәге үзенчәлекләрне белергә кирәк:
- Тулысы белән алган очракта, декреттан чыгып эшли башлаганнан соң чираттагы отпускны яңа хезмәт елы туганнан соң гына алып булачак.
- Декрет ялыннан соң ул эшегездән китәргә уйлагансыз икән, сезгә алдан түләнгән ял өчен компенсацияне кире кайтарырга туры киләчәк.
Монда, йөклелек һәм бала табу буенча бирелгән больничныйның эшләнгән вакыт буларак исәпләнүе турында искәртеп үтәргә кирәктер. Елда һәр эшләнгән ай өчен 2,33 календарь көн отпуск санала. Хисап елы - сез эшкә чыккан көннән башлана. Болар гомуми кагыйдәләр. Бу турыда тулырак үзегез эшләгән оешманың кадрлар бүлегендә белергә була.
Нет комментариев