Республикада урыны белән юеш кар, яңгыр һәм пыскак яңгыр явачак. Көн дәвамында томан төшү ихтималы бар - күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Юлларда бозлавык саклана.
Татарстанда уртача һава температурасы көндез 0-3 градус җылы булачак.
Чыганак - интертат.ру.
5 мартка каршы төндә юеш кар, пыскак яңгыр явуын дәвам итә. Урыны белән томан төшә, юлларда бозлавык саклана. Җилнең секундына 14 метрга кадәр җитеп көчәю ихтималы бар. Һава температурасы 3 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы булачак.
Нет комментариев