Җыеннар дәвам итә
5 февральдә кичке сәгать алтыда Норлат халкы мәдәният сараена җыелды.
Гомум җыелышта үзидарәнең узган елдагы эшләренә бәя бирелде һәм яңа елда башкарырга кирәкле иң мөһим мәсьәләләр каралды. Исәп-хисапны Норлат авыл җирлеге башлыгы Илгиз Баһаветдинов ясады. Җиде авыл кергән җирлектә 3496 кеше яши, аның бюджеты 8 млн. 559 мең сум тәшкил итә. Җыелышта ТР сәламәтлек саклау министрының урыныбасары Илдар Фатихов, ЯҮМР башлыгы Александр Тыгин катнашты. Алар чыгыш ясады һәм сорауларга җавап брделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев