Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җәйге лагерьлар балаларын көтә

Уку елы ахырына якынлашып килә. Кемнәрнеңдер бер кайгысыз ял вакыты, ә кем өчендер иң җаваплы һәм мәшәкатьле БДИлы чор башлана (уңышлар телибез).

Ата - аналар бер яктан җиңел сулап куйса (чөнки төн уртасына кадәр дәрес әзерлисе юк), икенче яктан, үзләре эштә вакытта зарыгып көтелгән җәйге каникулга чыккан баласының кемнәр белән кайларда нишләп йөриячәген уйлап, баш авырта. Бу очракта эш, спорт һәм ял лагерьлары зур ярдәм һәм таяныч булып тора.

Яшүсмерләр ташып торган дәрт - дәрманнарын дөрес юлда сарыф итеп рәхәтләнеп күңелле ял итсен, ә бу вакытта әти-әниләр тыныч күңел белән эшләрендә мәшгуль булсын өчен, Яшел Үзәндә 10 мәктәп яны (2314 урын), шулай ук 280 балалык хезмәт һәм ял лагерьлары ачылачак. Ә районда 1220 бала ял итәрлек 13 мәктәп яны һәм 12 хезмәт һәм ял (185 балалык) лагерьлары эшләячәк. Көндезге мәктәп яны лагерьлары 21 көн дәвамлы. Юллама бәясе 3072,30 сум (1 көн - 146,30 сум) булып ике өлештән тора: ТР бюджетыннан субсидия - 2611,36 сум булып, ата-аналарга 460,95 сум гына түлисе кала. Хезмәт һәм ял лагерьларына килгәндә исә - бер смена 18 көн дәвам итә һәм 2633,40 сумлык юлламаны тулысы белән республика бюджеты үз өстенә ала. Шулай ук, гадәт буенча, һәр мәктәптә балалар һәм спорт мәйданчыклары (мәктәп яны лагеры режимында, тик ашатусыз) да эшләячәк.

Яшел Үзән шәһәренең Мәшгульлек үзәге аркылы 14тән алып 18 яшькәчә 420 үсмерне (18е профилактик исәптә тора) җәй аралыгында вакытлыча эшкә урнаштыру планлаштырыла. Аларга эшләгән өчен 1275 сум күләмендә акчалата ярдәм биреләчәк. Хезмәтнең иң шәп тәрбия чарасы икәнен һәрберебез аңлый. Шуңа күрә "кыек юлга" аяк баскан яшүсмерләрне иң беренче чиратта эш белән тәэмин итү, ремонт бригадаларына кушу һәм мәктәп яны, шәһәр чите лагерьларына урнаштырыру мөһим. Андый категориядәге 208 бала июньдә, 204 - июльдә, 198 яшүсмер - августта төрле урыннарда күзәтү астында ял итәчәк.

Районыбызда яшел патруль - экологик отрядлар да сакланып калган. Алар яз - җәй айларында елгаларны, кечкенә сулыкларны чүп-чардан, әшәкедән арындыралар, чишмәләрне һәм үсентеләрне тәртипкә китерәләр.

Җәйге каникул чорында балалар белән туган якны өйрәнү туристик эшчәнлеге зур колач ала. Моннан тыш, табигать кочагына, музейларга, театр - циркларга оештырылган экскурсияләрдә, югары сыйныфлардан кала, барлык укучылар да катнашачак. 480 бала "Васильевский" (300 кеше), "Кичиер" (180) шифаханәләрендә сәламәтләнәчәк. Яшүсмерләрнең яллары төрле фестивальләр, кызыклы очрашулар, бәйгеләр белән тулыландырачак.

Җәйге ял ул бүген - баланың иҗади үсешенә, рухи һәм интеллектуаль яктан баюына менә дигән мөмкинлек. Лагерьларда дөрес оештырылган эш дуслар табарга, мөстәкыйль булырга, үзеңдә "качып" яткан сәләт - мөмкинлекләрне ачарга, нинди дә булса яңа нәрсәләргә өйрәнергә, ял итәргә һәм физик - эмоциональ яктан чыныгырга ярдәм итә. Авыр уку елыннан соң, матур, күңелле ялларга лаек безнең балаларыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев