Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Җәйге челләдә 10 кагыйдә

Көннәр әлегә салкынча һава торышы белән кәефне кырса да, җәй җәйлеген итми калмас, эссе вакытлар да җитәр. Тик кызу сәламәтлеккә зыян китерергә дә мөмкин. Бигрәк тә хроник авырулары булучыларга авырга туры килә. Ничек сакланырга соң?

1. Баш киемсез йөрмәгез. Ул мамык яки җитен тукымадан эшләнгән һәм ачык төстә булырга тиеш. Андый баш киеме һава үткәрә һәм кояш нурларыннан саклый.
2. Кан сыеклатучы препаратлар кулланыгыз. Урамда эссе булганда, организм күп сыеклык югалта. Шул сәбәп­ле кан куера. Дарулар аны сыеклатып йөрәк эшчәнлеген җиңеләйтә. Андый төймәләрне яше 40тан узган яки йөрәге авыру һәркем эчәргә тиеш.
3. Су эчегез. Аның күләме тыштагы һава температурасы белән бәйле. +25°Ска кадәр көненә 1,5 литр, +26°Стан алып +32°Ска кадәр - 2 литр. Әгәр дә һава температурасы шуннан да югары икән - 3 литр су эчәргә кирәк булачак. Чиста су гына эчәргә димәгән, шикәрсез чәй дә сусауны бик яхшы баса.
4. Бүлмә температурасындагы эчемлекләр кулланыгыз. Салкын судан тамагыгыз авыртачак. Йә булмаса ашказаны һәм эчәклектәге кан тамырлары кысылу сәбәпле, ашкайнату бозылачак. Әгәр дә бу яктан болай да проблемаларыгыз бар икән, калак сөяге асындагы көчле авырту белән хастаханәгә эләгүегез мөмкин. Моңа өстәп йөрәк ритмының акрынаю куркынычы да бар. Ә бу бик хәтәр!
5. Кондиционерны +22-23°Ска куегыз. Урамдагы һава температурасы белән аерма 5-7°Стан артмаска тиеш! Салкын һава агымын өскә җибәрүче режимны сайлагыз. Беркайчан да үзегезгә салкын һава өрдермәгез, колак яки үпкә ялкынсынуы алуыгыз бар.
6. Салкынча суда коенганда вакыт чамасын онытмагыз. Әгәр дә ул +22-23°С икән - 10 минуттан да артык ярамый. Юкса бөер, бәвел куыгы һәм придатоклар ялкынсынуы булырга мөмкин.
7. Яшелчә, җиләк-җимеш­ләрне яхшылап юыгыз. Бары тик агым суларда гына. Агым булмаган сулыкларда юсагыз инфекция эләгү ихтималы зур. Беребезнең дә эч китү, косасы килү һәм югары тән температурасыннан җәфаланасы килми.
8. Ашарга күп итеп әзерләмәгез. Бигрәк тә ит һәм балыкны. Алардагы аксым эсседә агулы токсинга әверелә. Соңгы елларда модага кергән суши ашамагыз. Чи балык ите - паразитлар һәм бактерияләр чыганагы, бигрәк тә кызуда.
9. Аяк гигиенасына аеруча игътибар итегез. Тәүлегенә ике тапкыр сабынлап юарга һәм крем сөртергә тырышыгыз. Ярачыклар булганда, аларны водород перекисе яки хлоргексид белән эшкәртергә онытмагыз. Бу - шикәр авыруы булганнарга аеруча мөһим. Чөнки аларның аяк иң йомшак урын, бигрәк тә җәен.
10. Урамда ашыкмыйча гына йөрегез. Эшләрегез булса, йөгереп йөрмәс өчен, иртәрәк чыгыгыз. Организм эсселектән болай да иза чигә, ә артык каударлану аңа тагын авырлык өсти.
Сәхифәне Гөлнара Вәлиева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев