Өйгә ябылу урынына, тагын изоляторга
Яшел Үзән ТКХ департаменты җитәкчесе Олег Анисимов җомга көнне, 22 сентябрьдә УБЭП хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланды. Җинаять эше "Мошенниклык" статьясы буенча кузгатылган. Сишәмбе, 26 сентябрьдә суд булып, анда аны суд карары белән азат итсәләр дә, бер сәгать эчендә тикшерү комитеты аңа карата яңа эш ачып, тагын кулга алды.
Судта булу үзе үк күңелне төшерә торган эш. Ә монда хәзер эш урынында утырып, ягу сезоны барышына башы белән чумарга тиеш булган кешене хөкем итәләр. ТР буенча СУ СКның рәсми версиясе буенча, Анисимов Яшел Үзәндә хәзер "ТКХ департаменты" МБУ урнашкан бинаны арендага бирүдән законсыз табыш алган. Шулай итеп, законсыз табыш суммасы 2,8 млн сум тәшкил иткән.
Олег Анисимовның Засорин урамындагы 18нче йорт бинасы арендасы буенча үз версиясе бар.
Илсөя Завилейская язмасының тулы вариантын иртәгә дөнья күрәчәк газетадан укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев