Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җыеннар – җирле хакимиятнең барометры ул

Бишнә авыл җирлегенең гражданнар җыенында район һәм җирле хакимият чиновниклары турыдан-туры халык белән аралашты: әһәмиятле проблемалар буенча фикер алыштылар, башкарылган эшләргә хисап ясадылар, теләк тәкъдимнәр тыңланды, киләчәккә яңа наказлар алынды... мәдәният йортының тамашачылар залы бу юлы яртылаш кына тулган иде.

Шунысын да әйтергә кирәк, җирле мәсьәләләрне хәл итәр өчен нигездә өлкән буын кешеләре килгән иде, яшьләр бармак белән генә санарлык... Әлбәттә монда вакыт та үз ролен уйнамый калмагандыр, көндезге өчтә башланган җыенга эштәгеләр килә алмый.
Шулай итеп, очрашуга әйләнеп кайтыйк. Гомуми җыелыш чагыштыр­мача тыныч узды. Алдагы еллардагы кебек, тавыш-гауга күтәрүче булмады. Бары тик күз алдына бер закончалык килеп баса: еллар белән авыл җирлегендә проблемалар беркая да китми, ә үзгәреп кенә тора. Бүген сораулар башка, һәм илебез гади булмаган икътисади шартларда торса да, халыкны мәгариф һәм балаларның ялы кебек мәсьәләләр борчый. Күпләр авылының матурлыгы, чисталыгы өчен кайгыра. Мин түбәндәгечә чагыштырып әйтер идем: хакимият өчен җыеннар барометрны хәтерләтә, аның ярдәмендә җирлекләрдәге хәл ачыклана. 
Участковыйның озын булмаган чыгышыннан соң, сүзне авыл җирлеге башлагы Илгиз Фәтхуллин алды. Гадәттәгечә, узган елга хисап ясады. Чыгышында төп басым юлларны төзекләндерүгә, суның чисталыгына, демография, авыл җирлеге бюджетына (2018 елда план шәхси керемнәр буенча 120,8 процентка үтәлгән), шулай ук хосусый хуҗалык­та мал-туар тотуга ясалды. 
– Һәр авыл кешесе шуны истә тотсын иде, җирлектә шәхси керемнең иң зур өлеше җир салымыннан туплана, ә бу төзекләндерү, юлларны чистарту, урам утларын яктырту. Мал тотуга килгәндә, игътибарыгызны шуңа юнәлтәсем килә, сыерлар 26 хуҗалыкта гына тотыла, ә бездә шәхси хуҗалыклар саны – 146. Шул ук вакытта 2018 елда Бишнә авыл җирлеге территориясендә бер «Вәлиуллина Гөлназ Габделхәевна» крестьян-фермерлык хуҗалыгы теркәлгән. Ул 8 гектар җирдә кура җиләге, карлыгын һәм зелпе утыртты. 2018 елда ук ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Фермерлык эшен башлаучы» программасы буенча 1 млн 300 мең сум субсидия алды. Авыл халкына ярдәм итүче әлеге программалар быел да гамәлдә. Актив катнашырга чакырам барыгызны да!

Язманы газетаның чәршәмбе санында тулырак укырга мөмкин (№4).

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев